Аланда зур өмә булды
1 май Алан авылы халкы өчен, чын мәгънәсендә хезмәт һәм ял бәйрәме булды.
Иртәнге якта авылның ир-егетләре җыелышып зиратта - мәңгелек йортта өмәдә булдылар. Ауган агач, ботакларны җыештырдылар, чардуганнар буяучылар, әрвахлар истәлегенә агач-куак һәм чәчәкләр утыртучылар да булды. Аннан соң авыл уртасындагы плотина урынын һәм яр буйларын җыештыру эшенә керештеләр. Язгы ташудан калган чүп-чарларны трактор арбасына төяп бардылар. Авыл халкы менә шулай бердәм булып эшли дә, ял да итә белә ул. Өмәдән соң тирә-як чистарып, ямьләнеп китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев