Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аланның “Үлемсез полк”ы Бөек Ватан сугышы ветераны Гани Нәҗиповта булды (фото)

Редакциябезгә авыл җирлекләрендә узган Бөек Җиңү парады хакындагы хәбәрләр килеп ирешүләрен дәвам итә. Чираттагысы - Алан авылыннан...

Алан мәктәбенең "Үлемсез полк"ы авыл урамнары буйлап үтеп, бүгенге көндә дә арабызда булган Бөек Ватан сугышы ветераны Гани Нәҗипов янында да булды. Күкрәген орден-медальләр бизәгән ветеран авылның горурлык һәм батырлык үрнәге. Ул III дәрәҗә «Дан», I дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденнары, «Жуков» исемендәге башка күп медальләр кавалеры.

Гани Нәҗипов укучылар кулындагы фотосурәтләрдә яшьтәш авылдашларын күздән кичереп, күңелендә уелып калган хатирәләрен барлады. «Җиңү көнен яхшы хәтерлим. 1943нче елда яраланып, бер аякны сугыш кырында калдырып, 1944нче елның февраль аенда авылга кайттым. Җиңү елының 9 май көнендә бераз яңгыр төтәп тора, мин авылдан читтә урнашкан кортлыкта кеше урынына каравыл торам. Энекәшем Камил: «Абый, абый, сугыш беткән!!! - дип йөгерүдән сулышы кабып, кулларын болгап, ерактан кычкыра-кычкыра миңа хәбәр салды», диде.

Укучылар ветеранга сәламәтлек, исәнлек һәм хәерле гомер теләп юлларын дәвам иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250