Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«АЛАР БАР ДА ЛЕГЕНДА» дәвамы (+фоторепортаж)

Адәм баласы куйган хезмәтләренә тиешле бәяне, кадер-хөрмәтне эшләп торган чакта күрергә тиеш. Стимул бирү өчен кирәк бу кадәресе. Әмма кайчакта эшләгән чакта кирәкле булып та, лаеклы ялга чыккач, онытылган, күләгәдә калган кешеләр була.

Бу өстәлдә сосналылар утыра икән, дип уйладым, заманында сыер савучылар арасында данлыклы булган Мөнәвәрә апа Хәбибуллинаны күреп. Мәктәпне тәмамлаганнан соң сыерлар саварга калган һәм 38 ел эшләгән ул. Һәрчак алдынгы булды, алдынгылар слетында сәхнә тотучыларның берсе булды, рәсеме районның Мактау тактасыннан төшмәде. Әле алай гына да түгел, сыер савучыларның республика ярышларында катнашып, икенче-өченче урыннарны ала. Атказанган терлекче исемен дә Кремльдә, беренче Президентыбыз М. Шәймиев кулыннан алган сирәкләрнең берсе ул.

Аның белән янәшә утырган Разия апа Габдрахманова да унбиш яшьтән 57 яшенә кадәр терлекчелектә эшләгән. Тырыш хезмәте өчен “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнсә, кырык тапкырдан артык кан биреп, мактаулы донор да булган әле ул. ВДНХның бронза медале белән бүләкләнгән Гасыйм абый Һадиев, пенсиягә чыккач та тракторын ташлый алмаган, “Татарстанның атказанган механизаторы” Фоат ага Гомәров, 41 ел Соснадагы, ул заманча әйтсәк, товарлыклы сөтчелек фермасы мөдире булган, тулы бер коллективы белән районда сөт җитештерүдә макталган “Халыклар дуслыгы” ордены иясе Фарук ага Мөхәммәтҗанов... – бер өстәлдә дә берсеннән-берсе кабатланмас, тырыш хезмәтләре белән Балтачыбызны республика, ил күләмендә таныткан уңганнарыбыз менә никадәр! “Бу залда әле хөрмәткә лаеклы шәхесләребезнең барысы да түгел, килә алмаучылар да бар”, – дигән иде үзенең котлавында Рамил Рәшит улы. Район башлыгы кабатлый торган: “Безнең иң зур байлыгыбыз – кешеләр” дигән гыйбарәнең чынбарлык булуы менә шушы залда да бик әйбәт күренә.

Янәшәдәге өстәлдә Нөнәгәр, Чутай авылларыннан килгән ветераннар. ВЛКСМның унҗиденче съезды делегаты, ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ВДНХның бронза медале белән бүләкләнгән  данлыклы бәрәңге игү звеносы җитәкчесе Фәрит абый Зарипов, “Почет билгесе” орденлы танылган агрономнары Нотфулла Гарипов, шулай ук мактаулы механизаторлар Нәкыйп Шәмсетдинов, Рәкыйп Гарифуллиннар белән бер өстәлдә һәркайсы хезмәтендә алар кебек үк дәрҗәләргә ирешкән, 35-40ар ел сыерлар сауган Флера Габделхакова,  Фәүзия Галләмова, Дания Нигъмәтҗанова, дүрт мәртәбә ВДНХда катнашкан, аның бронза бүләге иясе, “Почет билгесе” ордены кавалеры, атказанган терлекче Рауза апа Гафиятуллиналар... Тагын Гафия Нәкыйпова, Асия Гайфетдинова, Суфия Вәлиева,  Суфия Шәфигуллина, Галия Гыйльманова, 35 ел сыер савып, лаеклы ялга чыккан, әле дә бишенче елын эшләүче Маргарита Әхмәтҗанова... Өлкәнрәкләр: “Без данлыклы Рим Зарипов заманында эшләгән кешеләр”, – дип, аны да хөрмәтләп искә алдылар, ул елларда ирешкән уңышлары белән горурлану, яшьлекне сагыну да чагылып китте йөзләрендә. Рим Ибраһимовичтан соң да бу хуҗалык белән булдыклы Наил ага Салихов, аерылып чыккан “Кызыл юл” белән Марс ага Гафиятуллиннар да уңышлы җитәкчелек итте. Менә шушы кешеләрнең хезмәт үрнәкләре югалмавы, бүген дә инде берничә ел элек кабат берләшкән хуҗалыкның районда иң алдынгы булуы шулай ук сокландыра. Уңышларның дәвамлы булуы бик кадерле шул. Бу бәйрәмдә иң зур делегация дә шушы хуҗалыктан иде. Бу, бердән, аларның “теге” елларда да алдынгы булуын һәм шул ук вакытта гади хезмәт кешесенә хөрмәт булуын да күрсәтә. Никадәр генә минусларын эзләсәк тә, социализм чорының, идеологиясенең әнә шул ягы (бу кичәгә килгәннәрнең күбесендә бер генә түгел, икешәр, хәтта өчәр хөкүмәт бүләге!) җитенкерәми кебек. Һәм бу үткәнне сагыну гына да түгел. Әллә шул сәбәпле, бу бәйрәмдә дә ул еллар романтикасы да үзен сиздерде кебек.

Әнә, “Смәел” хуҗалыгының элекке данлыклы терлекчесе, ярты елдан 90 яшен тутыручы Разия апа Габдрахманова (бүгенге бәйрәмнең иң өлкән катнашучысыдыр,мөгаен), нинди авыр, тоташ кул хезмәте өстенлек иткән елларда кырыгар ел фермада хезмәт куйган Әлфинур Гарифҗанова, Минзилә Зыятдиновалар, кыскасы, бу бәйрәмгә килгән унбер кешенең унбере турында да бик күп мактау сүзләре язарга булыр иде.

Үз чорында “Яңа тормыш” колхозының республикада бишмеңчеләр хәрәкәтен башлап җибәргән ике сыер савучысын – ТАССР Югары Советы депутаты, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Дания апа Гайсина һәм Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары иясе, атказанган терлекче Гөлфирә апа Зыятдиноваларны районда ишетеп-күреп белмәгән кеше дә булмагандыр. Үткән ел Гөлфирә апага 70 яшь тулды  да, аның турында район газетасына язма әзерләгән идем. Шул чакта ул Дания апа белән бергә ничек эшләүләрен сөйләгән, бик күп истәлекләре белән уртаклашкан иде. Бу бәйрәмдә дә янәшә утырганнар. “Җиденчене бетергәннән бирле гомер буе бергә эшләдек, әле дә гел аралашып торабыз, гел бергә, – дип көлемсери Дания апа. – Мин аннан яшьрәк булсам да, әнә шулай дуслар булып калдык”. Шушы хуҗалыкның данлыклы Баһаветдиновлар гаиләсе турында да күп еллар элек язганым бар иде. Гөлфәния апаның да исенә төште. Гөлфәния апа данлыклы сыер савучы, ә тормыш иптәше Равил абый  эшләгән чорында иң мактаулы ясалма орлыкландыру технигы булды. Бәйрәмгә алар да парлап килгән сирәкләрнең берсе. Механизаторлар Шамил Гыйльманов, Фәрит Заһретдинов, 42 ел чылбырлы тракторда эшләгән, өченче дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены, ВДНХның көмеш медале иясе, “Татарстанның атказанган механизаторы” Равил Гарифуллин... – алар барысы да “Яңа тормыш” хуҗалыгының үткәнендә якты эз калдырган кешеләр.

Алдагы көннәрдә генә 85 яшен тутырган, 4 председатель белән, 52 ел агроном, шуның дүрт дистәдән артыгын баш агроном булып эшләгән, әле биш еллап элек кенә колхоз белән “элемтәсен” өзгән Яков абый Константинов кебекләрне тере легенда дими ни дисең?! Аларның хатирәләрендә районыбыз тарихы. Әле бит бу кешеләр янәшәсендә тагын күпме кешенең хезмәте...

Игътибар итсәгез, соңгы елларда без газетабызда, шушы системада күп еллар лаеклы хезмәт куеп ялга чыккан җитәкчеләр турында юбилейлары уңаеннан язмалар сериясе биреп киләбез. Онытылдык, оныттылар диеп үпкәләмәс өчен дә кирәк бу кадәресе. Гади кеше эшли, җитәкче мактала дияргә ашыкмагыз, тулы бер хуҗалык ирешкән уңышларда, ни генә дисәк тә, эш башында торучыларның, оештыручыларның осталыгы, роле бәхәссез. Гади кешеләрне дә язарга кирәк диючеләр табылыр. Без каршы да түгел һәм берничә хуҗалыкта мондый башлангыч булды да инде. Бәлки урыннарда да шушыңа охшаш чаралар үткәрү гадәтен башлап җибәрергә кирәктер. Котлау өчен 90 яшьлек юбилейларны гына көтмәскәдер. Ә район, республика авыл хуҗалыгын үстерүдә үзләренең белемнәре, тәҗрибәләре белән зур өлеш керткән җитәкче ветераннарыбыз да, шөкер, күп икән.. Бу залда да андый җитәкчеләр үзләре бер өстәл тутырып утырган. Гомер буе гади булып калган “Сорнай” җитәкчесе Хәкимулла Сибәгатуллин белән Петр Чернов, “Активист”тан Владимир Семеновларны кайчандыр үзләре белән эшләгән кешеләр арасында күрү тагын да рәхәтрәк булды, икенче тойгылар өстәде.

Петр Чернов җитәкчелек иткән елларда “Труд” хуҗалыгына дуңгызчылык буенча районда тиңнәр юк иде. Шул елларда эшләгән Людмила Андреева, Нина Зубарева, Мила Троцианскаяларны бу залда күрү гаҗәп түгел. Шулай ук тракторчы-механизаторлар Иван Плотников, Валентин Копаров, сыер савучы Людмила Федоровалар да бу бәйрәмгә күпьеллык намуслы хезмәтләренә хөрмәт йөзеннән чакырылган.

“Активист” хуҗалыгының элекке рәисе Владимир Семенов та үз янәшәсендәгеләр белән таныштыруны Антонида Дмитриевадан башлады. Бу аңлашыла да. Уналты ел сыерлар сауганнан соң 25 елдан артык Улисьял фермасында мөдир булып эшләгән Антонида апа шулай ук районда билгеле кеше. Бик күп алдынгылар слетында сәхнә тоткан кеше ул. Лиза Кугергина исеме дә яхшы таныш. Камил Зәйнуллин, Рәшит Галиевлар да заманында хуҗалыкның иң булдыклы механизаторлары булган.

Янәшә өстәлдәге “Якты юл”лылар янына баргач та, иң элек Мәгъсүмә апа Хафизовага сүз кушып ялгышмаган булып чыктым. Тормышта бик күпне күргән, җиденчене тәмамлаганнан фермага сарык карарга менеп, 42 ел тоташ эшләгән Мәгъсүмә апа кебекләргә нинди генә мактау, рәхмәт сүзләре әйтсәң дә аз булыр кебек.

–Без унике бала идек, әти-әни яшьли үлде. Мин икенче бала идем, шунлыктан кечерәкләрне карау, үстерү өчен бик нык тырышырга туры килде. Үз гаиләмне дә кора алмадым. Сарык та, дуңгыз да карадым, нәселле таналар да үстердек. Кая кушсалар, шунда бардым, эш авыр дип тормадым, эшләдем дә, эшләдем. Бик тере, бик актив та идем, концерт-театрлар да күп куйдык, яшь чакта гармунда да уйный идем, хәзер инде энекәш белән киленебез тәрбиясендә яшим. Бүләкләрем дә бик күп, 1992 елда бер медалемне Казанга ук барып алдым әле...

Мөлаемлык ташып торган, бик ихлас сөйләшә торган Мәгъсүмә апага шушы көннәрдә 82 яшь тула икән. Котлыйбыз, Мәгъсүмә апа, куйган хезмәтләрегезнең әҗерен күреп, авырмыйча-сыкранмыйча яшәргә язсын!
(Дәвамы бар).
 

PS. Газетаның беренче битендәге рәсемдә: Пыжмарадан Варис ага Әүхәтшин һәм Сәрдектән Васил ага Нотфуллин. Варис ага мәрхүм инде, бәйрәмнән соң ике көн узуга вафат була, урыны җәннәттә булсын өлкәнебезнең.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш