Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«АЛАР БАР ДА ЛЕГЕНДА» (+фоторепортаж)

Адәм баласы куйган хезмәтләренә тиешле бәяне, кадер-хөрмәтне эшләп торган чакта күрергә тиеш. Стимул бирү өчен кирәк бу кадәресе.

Әмма кайчакта эшләгән чакта кирәкле булып та, лаеклы ялга чыккач, онытылган, күләгәдә калган кешеләр була. “Тарих бездән башлана” дип, күпләр үзе турында гына кайгырта торган бүгенге заманыбызга бик тә хас бу кадәресе. Менә шушы күзлектән караганда, район күләмендә лаеклы ялда булган авыл хуҗалыгы системасы ветераннарын аерым хөрмәтләү бик тә мәгънәле чарага әверелә. Районда беренче тапкыр гына үткәрелүче бу бәйрәм район үзәк ашханәсендә, мул сыйлы табын артында үтте. Алып баручы, сценарий авторы Наилә Атабаева аны күңелгә үтеп керерлек  шигырь юллары белән бизәсә, үзешчәннәребез берсеннән-берсе матур җырлары белән ямь өстәде.

–Районыбызның бүгенге авыл хуҗалыгы өлкәсен сез салган нигездән башка күз алдына да китереп булмый. Әнә шул фундамент, нигез нык булганга, инде менә берничә дистә еллар районыбыз авыл хуҗалыгы өлкәсендә республика күләмендә лидерлыгын саклап килә. Иң мөһиме: сезнең хезмәтләр югалмады, сез куйган рекордлар, уңышлар бүген дә дәвам итә. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә, хезмәтегез алдында чын ихластан баш иям, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин. Һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның да кайнар сәламнәрен, котлауларын ирештерде. “Аларның күбесе белән заманында кулга-кул тотышып эшләдек,” – дигән Марат Готыф улы. Билгеле, ул чакларны залдагылар да яхшы хәтерли... Министрның шушы бер гади генә җөмләсе дә бәйрәмгә үзгә җылылык, тантаналылык өстәде.

Аннан соң чыгыш ясаган районның элекке башлыгы Марат Зарипов, элекке һәм хәзерге авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре Фәрит Әхмәтханов һәм Фирдәвес Нәбиуллин, хезмәт ветераны Дамир ага Габдрахманов һәм башкалар да бу бәйрәмнең бик тә кирәкле, күркәм бер идея, гамәл булуын әйттеләр. Бүгенге буын Балтачыбызны таныткан гади кешеләрен белергә тиеш, диделәр. Иң мөһиме: ул дәвамлы булачак. Район башлыгы үз чыгышында шулай дип сөендерде.

Бәйрәмнең “Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!” дип аталуы да тикмәгә түгел. Бирегә нәкъ менә авыл хуҗалыгы системасында озак еллар эшләп, орден-медальләргә, мактаулы исемнәргә лаек булган кешеләр чакырылган. Араларында терлекчеләр, механизатор, шоферлар, белгечләр һәм җитәкчеләр дә бар. Тик барысы да диярлек орден-медальле булса да, бик-бик сирәкләр генә аны тагып килгән (Балтач кешеләренә генә хас булган тыйнаклык, оялчанлык нәтиҗәсе). “Нишләп такмадыгыз?” – дип сорагач та, кемдер белмәдек дигән була, кемдер и-и, дип куя...

ТАНЫШЛАР ҺӘМ ТАНЫШ ТҮГЕЛЛӘР
Бу залга берсеннән-берсе кабатланмас шәхесләр заманында районда алдынгылыкны бирмәгән, рекордлар куйган апалар-абыйлар чакырылган дидек. Яшь чакларында, эшләгән вакытларында ферма-кырларда да күп күрдек, газета битләрендә дә исемнәре-фотолары күп балкыды. Шулай да еллар үзенекен иткән, дистә еллар күрешмәгән ул танышларны танып бетереп булмый. Кайчандыр үзем язганнары да үпкәләми тагын, рәхмәт төшкерләре, “мин сине әллә кайчаннан карап утырам инде” диючеләре дә, үзләре дә танып бетермәүчеләре бар. Димәк, алар да, без дә үзгәргәнбез.

Әлеге чараны оештыручыларның берсе район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновтан: “Әйдәгез, иң-иң танылган кешеләрне күрсәтегез әле”, – дигән идем, янәсе, яннарына барырга-сөйләшергә уңайлы була, ул исә: “Монда аларның барысы да легенда, кем турында язсагыз да дөрес булачак,”– диде.

Бәйрәм бер-берсенә кушып диярлек корылган өстәлләр-табын артында үтсә дә, язмабызга күбрәк кешеләрнең фикерен-истәлекләрен бирү, таныштыру өчен өстәлләр арасында йөреп, аралашырга тырыштым. Уңайсызлык китергән булсам, гафу үтенәм. Димәк, башладык.

Автор фотолары.

(Дәвамы бар)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш