Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар гаилә бердәмлеген сөю-сәгадәт белән аклаган

Арбаш авылында гомер итүче Нурия һәм Равил Җәләлиевлар октябрь аенда алтын туйларын билгеләп уздылар.

Гаилә ныклыкнын, бердәмлеген саклап 50 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уяталар. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле тимерләрнең берсе санала. Ул һәрвакыт ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй – озак еллар яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул.

Арбаш авылында гомер итүче Нурия һәм Равил Җәләлиевлар октябрь аенда алтын туйларын билгеләп уздылар. Ирле-хатынлы Җәләлиевлар үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауларга лаеклы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Җәләлиевлар гаиләсе –  гаилә бердәмлеген сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев