Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар җиргә Җиңү алып килде (+фоторепортаж)

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Факел”да бик матур бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш елы балалары, хезмәт ветераннары чакырулы иде.

Бәйрәм чарасы бер минутлык тынлык белән башланып китте. Концерт музыкаль, театраль һәм бию номерлары белән үрелеп барды. Алар арасында ветераннар үз истәлекләре белән бүлешеп, сугыш елы авырлыкларын искә төшерде һәм үсеп килүче буынга үз үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Әлеге кичәдән берәү дә тыныч күңел белән кайтып китә алмады. Тынычлык, имин көннәр өчен дип башын салган, балачагын, сәламәтлеген югалткан райондашларыбызның батырлыгы мәңгелек булуны һәрберебез исендә тотса иде.

Фотолар: vk.com/club82297120

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев