Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар изге теләктә, күңелләре шат. Кемнәр алар? (+фото)

Бүген Норма авыл җирлегендә референдум бара.Җирлектә яшәүчеләр актив рәвештә тавыш бирә.

Норма авыл җирлегендә 2020 елда халыктан үзара салым җыю мәсьәләре буенча тавыш бирүләр бара. Норма, Кили мәдәният йортларында һәм Норма урта мәктәбендә урнашкан тавыш бирү участоклары иртәнге сәгать 7дән үк ачылды.Җирлек халкы әкренләп килә тора, тавыш бирә тора.Нигездә, иртәнге якта олылар, урта яшьтәгеләр килә. Беренче тапкыр тавыш бирүгә килүче яшьләр өчен"Минем тәүге тавыш бирүем" дигән магнит та эшләткәннәр.

Норма авыл җирлегендә үзара салым акчасына хәйран күп эшләр башкарыла.Җирлектә яшәүчеләр моны аңлый, күрә, төзек юллардан йөри, ремонтланган чишмәләрдән су эчә, балалар уен мәйданчыкларында уйный һ.б. Киләсе елда да җирлектә бик күп эшләр планлаштырыла: юллар ремонтлау, зират коймаларын алыштыру,күпер эшләү, чишмәләрне рәтләү, уен мәйданчыгын тулыландыруга, җәяүле сукмаклары салуга тотылачак.
Көн үзәгенә таба тавыш бирүчеләр күпләп килә башлады. Музыка яңгырап тора, мәдәният йорты каршында " Икмәк" җәмгыяте сату итә. Сәгать 10 тирәсендә 200гә якын кеше тавыш бирергә өлгерде.Сабыйлары белән килүчеләр дә күп. Авылларыбызны матурлау, төзекләндерү киләчәк буыннар өчен дә үрнәк булып тора.
Тавыш бирергә килүчеләр барысы да изге теләктә, күңелләре шат. Җирлектә яшәүче Тәлгать абый Садыйковның туган көне икән бүген, 70 яшь ди. Исәнлек- саулык, хәерле озын гомерләр телик мөхтәрәм тавыш бирүчебезгә. Әнә шулай бик күркәм бара җирлектә тавыш бирүләр. Тавыш бирергә килалмаучылар комиссия вәкилләрен өйләрендә көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен чишмэ дэ ремонтланмаган , ишек алдыбыз да бик пахапный, балалар площадкасы да юк. 6 ел узара салым тулэдек. 36 кв. Йортнын ишек алды авыл советы жире тугел дилэр.