Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар мәрхүм булганнарның каберен белә...

Менә һәр ел саен, көз җитүгә, районның полиция хезмәткәрләре вакытсыз мәрхүм булган полиция хезмәткәре, Яңа Салавыч авылы егете Марсель Мәхмүтов каберенә килә, чәчәкләр сала.

Марсельнең туган көне һөнәри бәйрәме якынлашкан көннәргә туры килде, үлеме дә шул вакытта булды. Яман чир ярдәмчел, ипле хезмәттәшләрен аямады шул, яраткан гаиләсен ятим, якыннарын нәүмиз калдырып, дөньялыктан алып китте. Полиция хезмәткәрләре вакытсыз араларыннан киткән бер генә иптәшләрен дә онытмый, аларның якты истәлекләренә багышлап төрле спорт ярышлары үткәрә, шул ярышларда үзләре дә ихластан катнашалар, мәрхүмнәрнең туганнары белән якыннан аралашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция