Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Алар тормышның авырлыкларын күргәннәр»

«Ятим балаларга көч, рух өстәргә дип, шундый матур чарага җыелдык. Алар тормышның авырлыкларын күргән кешеләр, киләчәктә аларның барысы да яхшы булсын», ди Гүзәл Уразова.

Казанда халык артисты Гүзәл Уразова «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды оештырган, 42 ятим бала катнашында узган «Эшмәкәрхәйрияче» дигән төбәкара гамәли чараның бүләкләү тантанасында әти-әнисез үсүче малайларга-кызларга көч, рух өстәп кайтуын әйтте. Ул анда иң популяр җырларын башкара.

«Ятим балаларга көч, рух өстәргә дип, шундый матур чарага җыелдык. Алар тормышның авырлыкларын күргән кешеләр, киләчәктә аларның барысы да яхшы булсын», ди Гүзәл Уразова.

«Үзенең тыгыз эш графигына карамыйча, Гүзәл Уразова килеп, безнең балаларны сөендерде. Аларның йөзләре шатлыктан балкый иде. Пермь өлкәсеннән килгән балалар өчен бигрәк тә шатлыклы көн булды, чөнки Гүзәл Уразованы алар аеруча үзенчәлекле йолдыз итеп кабул итәләр. Һәрвакытта да аның шулай балкып, тамашачыларын куандырып яшәвен телибез», дип чиксез рәхмәтен белдердерә хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева.

Фото: tatar-today.ru

Чыганак: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев