Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар төп хезмәтләреннән тыш, җәмәгать тәртибен дә саклый

Массакүләм чараларда җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлешләре өчен берничә райондашыбыз "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашулары өчен" исемле акчалата премиягә лаек булды.

Һәрбер илдә хокук бозучы булмыйча калмый. Алар белән көрәшү - хөкүмәтебезнең төп бурычы. Кайвакыт хокук саклаучы органнар гына җинаятьләрне кисәтеп, күреп бетерә алмый. Шул сәбәпле, Советлар Союзы чорындагы дружиначыларның эш тәҗрибәсен кабат искә төшереп, 2014 нче елның 2 апрелендә кабул ителгән "Гражданнарның җәмәгатьчелек хокукын саклауда катнашуы" турында № 44-ФЗ Федераль Законы нигезендә ирекле халык дружиналары эшчәнлеген яңартып җибәрелде.
Балтач муниципаль районыны дружинасында барлыгы 17 авыл һәм 1шәһәр җирлекләреннән 240 якын кеше теркәлгән. Һәр атна саен җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә расланган график буенча дружина әгъзалары полиция хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать урыннарында: урамнарда, кафе, мәдәният йорты, ял мәйданчыклары кебек урыннарда тәртип саклауда ярдәм итәләр.
Бу хезмәттәшлек уңай нәтиҗәләр күрсәтә. 2016-2017 нче еллар эшчәнлеге буенча, ирекле халык дружинасы вәкилләре өч җинаять ачуда, 74 административ хокук бозу очрагын ачыклауда катнаштылар.
Дружиначылар районыбызда үтә торган масса күләм чараларда җәмәгать тәртибен саклауга зур өлеш керттеләр. Актив якташларыбыз Балтачтан Азат Зәкиев, Борнактан Рамил Нургалиев, Салавыч Сәрдегәненнән Фәргать Саттаров, Кече Лызидан Сергей Мухин "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашулары өчен" исемле акчалата премиягә лаек булдылар.
Һәрберебез туган авылларыбызнын урамнарында курыкмыйча, балаларыбызның иминлеге турында хәвефләнмичә яшисебез килә. Райондашларыбызны ИХД сафларына басып, җәмәгать тәртибен саклауда тагын да актив катнашуларын сорар идек. Тыныч җирлек - имин җирлек! Шуны онытмыйк.
Ләйлә Низамиева
Муниципаль полиция вәкиле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250