Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар янында рәхәт

Минем өчен кадерле булган бабаем Мөхәммәт һәм әбием Гөлира турында язасым килә.

Бабаем 1959 елның 20 гыйнварында дүртенче бала булып дөньяга килә. Ә әбием 1963 елның 10 октябрендә алтынчы бала булып туа. Алар икесе дә Арбор авылында туып-үсәләр. Бабай 10 елдан артык Райпо системасында товар ташучы булып эшли. Хәзерге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, эшләвен дәвам итә. Әбием 15 елга якын Райпо системасында сатучы булып хезмәт куйды. Бүгенге көндә лаеклы ялда.

Быел сентябрь аенда аларның бергә парлы гомер итүләренә 34 ел булды. Әби белән бабай 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә балаларының һәрберсе тормышта үз юлларын таптылар. Өч оныклары бар. Иң олысы – мин, энем Данис һәм әниемнең энесенең кызы, минем кечкенә сеңлекәшем – Ясминә.

Без каникулларны, ялларыбызны Арбор авылында әби белән бабай янында үткәрергә яратабыз. Алар янында рәхәт! Кайткан саен безне колач җәеп, табыннар әзерләп каршы алалар. Безнең белән уйныйлар, шаяралар да, шул ук вакытта безне кечкенәдән тәртипле, тырыш, эш сөючән булып үсәргә дә өйрәтәләр.

Өлкәннәр көне уңаеннан бабам белән әбиемне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Озын гомер, сәламәтлек телим, гел шулай көр күңелле булып матур яшәвегезне телим!

Сез безнең өчен һәръяктан үрнәк.

Сез булганга төп йорт ямьле, кайтасы килеп тора.

Яшәсәгез иде сез йөзгәчә

Пар канат булып кына!

 

Азалия Хабибрахманова,

Балтач гимназиясенең

2 А сыйныф укучысы.

Фото: Хабибрахмановлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әби-бабайем турында