Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аларны беркайчан онытырга ярамый. Кемнәр дисезме?

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер үзенчәлекле көн бар, ул – декабрь аенда билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне.

Мәгълүм булганча, инвалидлар көне 1992 елда җәмгыятьнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр проблемаларына җәлеп итү, аларның хокукларын һәм иминлеген яклау максатыннан гамәлгә куела.

Нинди генә тормыш сынаулары алдында калсалар да, алар сынмый-сыгылмый, сер бирми. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Очрашулар, ярышлар, фестивальләрдә катнашып үзләренең чиксез мөмкинлекләргә ия булуларын исбатлап киләләр. Мондый төр чаралар очрашыр өчен бер сәбәп, диләр алар үзләре. Шуңа да инвалидлар ункөнлеге башлануны  көтеп алалар.

Декада кысаларында быел да физик яктан мөмкинлекләре чикле булучылар өчен төрле чаралар оештырыла. Волонтерлар хәйрия акциясе кысаларында инвалид балаларның өйләренә бара. Мәктәпләрдәге тимурчылык отрядлары һәм волонтерлар да рейдларга чыга. Китапханәләрдә «Яшәү – үзе батырлык» дип исемләнгән китап күргәзмәләре эшли. Картлар һәм инвалидлар хокуклары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Башка шәһәр һәм авыллардагы интернат йортларда яшәүче якташларыбызның да хәлен белү планлаштырыла. Инвалид балалар һәм аларның әниләре өчен бассейнга экскурсия оештырылуы көтелә.

Быел Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешуга 30 ел. Бу уңайдан җәмәгать эшләрендә актив катнашкан мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз һәм алар белән турыдан-туры эшләүче оешмалар җәмгыятьнең Рәхмәт хатына лаек булды.

Ункөнлеккә старт биргән  спорт ярышлары 3 декабрь көнне «Балтач» спорткомплексында узды. Кунакларны иң элек инвалидлар советы рәисе Рамазан Фәрзиев сәламләде. Спортны үз иткән мөмкинлеге чикле райондашларыбыз шашка-шахмат, дартс, бочча уеннарында иң көчлеләрне ачыклады. Әлеге чара спорт өлкәсендәге мөмкинлекләрне генә ачыклап калмады, очрашып, сөйләшү өчен бер сәбәп тә булды.

Ярышлар вакытында гармун тавышы залны моңга күмде. Нөнәгәрдән Наил абый Фәсыйхов, Соснадан Ягъфәр Хәбибуллин, Түнтәрдән Фарук абый Ибраһимов башкаруындагы көйләр бәйрәмгә үзгә ямь өстәде.

Инвалидлар турында беркайчан онытырга ярамый, чөнки аларның тулы тормыш белән яшәргә хокуклары бар. Игътибар, хөрмәт дигәнең дә ункөнлек белән генә чикләнмәсен иде.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә районыбызда 4348 инвалид яши, шуларның 405е – I төркем, 1988е – II төркем, 1423е – III төркем. 175е – балалар. 809 кеше эш яшендәге инвалид, шуларның 312е эшләүче инвалидлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев