Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аӊлашырга әле соӊ түгел

Иҗтимагый советныӊ чираттагы утырышы җәмгыятьтә яшьләр тәрбиясе, аларда ватанпәрвәрлекне формалаштыру, районда әхлак тәрбиясенеӊ торышы һәм җирлектә эшли торган дини оешмаларныӊ кадрлар белән тәэмин ителешен өйрәнүгә багышланган иде. Алга китеп, түгәрәк өстәл утырышында сөйләшүләр, фикер алышулар хәйран кискен борылышлар алып, райондагы дини вәзгыятькә җитди карарга кирәклегенә өндәгән фикерләрнең җитәрлек булуын әйтергә...

Һәрбер диннең үз тәртибе, шул ук вакытта дәүләтнең һәр юнәлеш буенча үз вәзгыяте бар. Һәр ике як та тәрбия мәсьәләсендә үз кануннарыннан чыгып фикер йөртә, әхлакый принципларны алга сөрә. Ә бу исә күп кенә мәсьәләләрдә кулга-кул тотынып эшләргә мөмкинлек бирә.

Һәрбер диннең асылы дуслыкка, татулыкка корылган. Ләкин шул ук вакытта үзара каршылыклы фикерләр дә туарга мөмкин. Традицион дин начарлыкка өйрәтми, аның принципларын хөрмәт итеп, тәрбияви кыйммәтләрен кимсетмичә, алар белән аңлы рәвештә бергә эшләүне җайга салу иҗтимагый советның мөһим бурычларыннан берсе. Дөнья күләмендә күзәтелгән тискәре вәзгыятьтән чыгып, җәмгыятебезнеӊ бу юнәлешне игътибардан читтә калдырмыйча, дини эшчәнлекне күзәтү астына алуы әһәмиятле икәнлеге һәркемгә аңлашыла.

Район мәктәпләрендә тәрбия мәсьәләләренеӊ торышы мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева чыгышында чагылды. 376 бала әхлак юнәлешендәге түгәрәкләргә йөри, 788е техник иҗат белән шөгыльләнә, 199ы спортны үз итә, 36 сы хәрби-патриотик юнәлешне сайлаган. "Әхлак юнәлешенә барлыгы 73 сәгать бүленеп бирелде, - ди Алия Юнысовна. - Ләкин бу тиешле стандартка туры килми, чөнки мөгаллимнәребез атнасына 18 сәгать укытырга тиеш, ә аларга 4-5 сәгать кенә бирелгән. Күп кенә педагогларыбыз пенсия яшендәге апалар. Укыту программалары табигатьне, яшьләрне, гореф-гадәтләребезне өйрәнү белән генә чикләнмәгән".
Әлеге чыгыштан соң фикерләр күп яңгырады. "Бу уку елында мине мактый-мактый, мәктәпләрдә әхлак дәресләрен кыскартып куйдылар, - ди Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге дәресләрнең яшь буынны тәрбияләүдә гаять мөһим роль уйнавының бәхәссез икәнлеген бәянләп. - Тагын да күкләргә чөеп мактасалар, бөтенләй дә бетереп атарга мөмкиннәр". Әлбәттә, районда дини тормышны моӊарчы җайга салыр өчен күп көч куйган хәзрәтнеӊ борчылуын аӊларга мөмкин. Әхлак дәресләре буенча киӊәшмәләрдә православие дине вәкилләренеӊ катнашуы бу өлкәдә аӊлашу барлыгын күрсәтә.

Хокук органнары вәкилләрен укытучылар арасында күӊелсез дини киемнән йөрүчеләрнең күплеге уйландыра. Киемнәрнеӊ күӊелгә ятышлы, шул ук вакытта дини кысаларда булуына игътибар итәргә кирәклеге әйтелде. Кара, җирдән сөйрәлгән озын итәк кигән тәрбияче балаларга ничек физкультура дәресе үткәрә ала да, шул ук вакытта шул рәвешчә киенгән бала да ничек физик күнегүләр ясый алсын, дигән урынлы фикерләр белдерелде. "Яулык бәйләгән мөгәллимә куркыныч түгел, яшүсмерләр каршында 4-5 сәгать ачык изү белән дәрес биргән укытучы кыз куркыныч", ди Җәлил хәзрәт.
Район прокуроры Зефер Абитовныӊ әхлакый-дини тәрбиягә аерым игътибар итүенә җитди сәбәпләр бар икән. Күптән түгел бер укучы баланың, әти-әнисенең үзе аӊлатканча, "мәҗбүр итүләреннән туеп", өйдән чыгып китүе җәмәгатьчелекне борчуга салды. "Балигъ булмаган кызларны чит илгә, хәтта Төркиягә кадәр кияүгә бирәләр, бу бит безнең ил кануннарын бозуга керә", ди район прокуроры. "Дингә кагылышлы мәсьәләләр килеп чыкса, иң элек безгә - дин әһелләренә мөрәҗәгать итсәгез иде», - дип үз фикерен белдерде Балтач бистәсе үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт. Рамил хәзрәт кием мәсьәләсенә аңлатма биреп, кыз балаларга укыганда уңайлы булсын өчен башка киеп куя торган гына "бонилар" өләшенде дип, яшь кыз балага балигъ булганчы күлмәк кию әдәбе артык катгый түгеллеген дә белдерде. Балтачта киләчәктә бассейн төзелеп бетеп, анда йөри калсалар, мөселманнар өчен махсус су коену киемнәре дә сатуда бар икән, шулай ук физкультура дәресләрендә катнашу өчен спорт киемнәренә кытлык юклыгын әйтеп узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе, хокук саклау органнары белән эшләү юнәлешен алып баручы Равил Таҗетдинов җиргә өстерәлеп йөргән озын итәккә, төренеп беткән мөгаллимәләр мәсьәләсенә мин дә битараф кала алмыйм, дип сүзен башлады. Укытучылар өчен, һичьюгы төсләр буенча аерылып торган махсус форма кертергә кирәктер, дип тәкъдим итеп, бу мәсьәләдә мәгариф идарәсе җитәкчесенең фикерен белергә теләде. Алия Зәкиева исә, мөселманча киенү стиле, заманча, якты төсләрдә булса, белем бирүгә артык хилафлыклар китерми, киресенчә, әхлаклы, тыйнак укытучылар укучыларга тәрбияви яктан уңай йогынты ясый дип уйлавын җиткерде.

Милли тәрбия бирүдә мәктәп һәм дини учреждениеләр тирәсендә генә кайнашудан канәгать булмыйча, иҗтимагый совет рәисе Вакыйф Зәкиев, тәрбиядән, бигрәк тә әхлак тәрбиясеннән гаилә читкә калырга тиеш түгеллеген ассызыклады. "Мөселманча киенү мәсьәләсе күбрәк безгә кагыладыр инде ул, - дип сүзгә кушылды гимназия директоры Ринат Мөхәрләмов. - Чөнки гимназиядә яулык япкан кызлар да, укытучылар бар. Моның уңай яклары күп дип саныйм, бала бары үзен хөрмәт иткән укытучыны дәрестә күбрәк тыңлый, аңардан тәрбиягә өйрәнә, әдәп кагыйдәләренә төшенә". Ә инде мин хәләл генә ашыйм, яисә андый ризыкны ашамыйм, дип мәктәп ашханәсенә керүдән, бию, җыр түгәрәкләренә йөрүдән баш тарткан, дингә фанатларча бирелә башлаган балалар белән нишләргә? Балалар учреждениеләренә корбан итләре китермәскә дигән сүзләр каян чыккан? "Андый хәлнең булганы да, тыелганы да юк, - ди Сосна мәктәбе директоры Гамил Ханнанов. - Корбан итләре китерсәләр, бик теләп алабыз, ашатабыз". Калган бакча, мәктәпләрдә дә шулайдыр дип ышаныйк.

Вакыйф Зәкиев үзенең каршысында, өстәлдә яткан "Оҗмахка бергә керик!" дигән серле җыентыкка ишарәләп, бирегә җыелып сөйләшүнең, бер фикергә килеп эш итүнең аеруча да мөһим икәнлеген ассызыклады, чөнки шушындый китапларны, чакыруларны безнең районда да өләшеп йөриләр, капка-коймаларга кыстырып китәләр, почта әрҗәсенә салалар (әлеге китапчыкны да яшүсмер уллары өчен борчылучы әни кеше китергән иде. З.Ш.) һәм бу бик тә куркыныч. Мондый дини тәгълиматлар таратып йөрүчеләрнең эше хәзергә закон кысаларында дип табылса да, гаять тә нык саклану мәслихәт. Сектага кереп, фанатларча бирелеп, фатирсыз, йортсыз-җирсез калган, соңыннан үзләре дә кинәт юкка чыккан кешеләр турында еш ишетелә. Бу юнәлештә район халкына аңлату эшләре алып бару мәчет, чиркәүләргә йөкләнде.
"Мондый кызыктыруларга ияреп китү процессы гына бик тиз, - ди Равил Әсхәтдинович. - Ә менә аннан чыгу юллары гаять тә катлаулы булырга мөмкин, чыга алсаң, әлбәттә." Рафаэль атакайның совет утырышына чакырып килмәвенә район прокуроры үзенеӊ ризасызлыгын белдерде, бу очракта качып, читтә калып булмый, мондый эшләрне бергә башкару кирәк, диде ул. Районда төрле дини тәгълимат алып баручыларның эшчәнлеген полиция күз уңында тота, бу хакта эчке эшләр бүлегеннән Алмаз Нургалиев шулай дип белдерде, шундый төркемнең кайда яшәүләре, кайчан җыелыш үткәрүләре дә сәгате-минуты белән билгеле, чираттагы утырышларында катнашкан кеше саны һәм кайдан икәнлекләре мәгълүм, шөкер, хәзергә араларында безнеӊ район кешеләре юк икән. Әмма бүген болай, алга таба мондый төркемнәргә иярүчеләр саны артырга мөмкин, менә шунысы сагайта.

Совет рәисе Вакыйф Зәкиев Балтач үзәк мәчетендә эшләп килүче һәм дә эшчәнлеген киңәйтергә җыенучы балалар бакчасы тибындагы тәрбия үзәге белән дә кызыксынды. Бирегә хәзергә шимбә, ял көннәрендә 20-30 бала йөри ала, аларга тәрбия сәгатьләре бирелә, төрле уеннар каралган, әлбәттә догалар да өйрәнәләр икән. Якын арада бар эшчәнлек лицензияләштереп, мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе таләпләре нигезендә җайга салыну каралган.

Районда дини яшьләр дөньясында иминлек һәм татулык хөкем сөрә икән, монда дин әһелләре белән белем бирү учреждениеләренең хезмәтләрен югары бәяләргә кирәктер, аеруча да христиан дине белән теләктәшлек белдереп яшәүне тотрыклы иткән дин әһелләренә, Җәлил хәзрәткә рәхмәт җиткерелде. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин чыгышыннан күренгәнчә, дини оешмалар белән хезмәттәшлекне җайга саласы бар, бу юнәлештә аӊлашу бар, диде. Шуңа да совет рәисе районда дини сәясәтнең төп юнәлеше район мөхтәсибәте, Үзәк мәчет аша формалашуын истә тотып, алардан яшь буынны тәрбияләүдә зур ярдәм көтәбез, дип, диннең бары тик яхшылыкка гына өйрәтүен ассызыклап, тиешле инстанцияләргә бурычлар билгеләп, түгәрәк өстәл темасын йомгаклады. Ләкин чыбыкны артыгын бөгәргә ярамый, дип тә өстәде.
Илһам ГАЙНЕТДИНОВ, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары:
- Бүгенге көндә районда 3 чиркәү, 43 мәчет эшләп килә. Әле генә үзәк хастаханә белән янәшә яңа "Ислам нуры" мәчете сафка басты. Мәчеткә йөрүчеләр саны артуы күзәтелә, Балтач бистәсендә һәм Норма мәчетләренә йөрүчеләрнең 15 проценты балалар, 70 проценты урта буын, 15 проценты өлкәннәр. Авылларда өлкән буын, балалар үз җирлекләрендәге мәчетләргә еш йөри, урта буын әлегә читтә кала.

Зөлфия ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250