Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Алат юлы – ак як»

Өлкәннәр көне уңаеннан Балтач үзәк мәчете үзенең коллективы өчен күптән түгел «Алат юлы – ак як» дип исемләнгән сәяхәт оештырды. Ике автобус тулы өлкәннәребез ун сәгать дәвамында тарихи мәчетләребезгә сәяхәт кылды.

Сәяхәтебез Кукмара районының Мәчкәрә авылыннан башланып китте. Мәчкәрә бик бай тарихлы авыл. Безне авыл башына ук чыгып, имам Мөнир хәзрәт каршы алды. Ул җор телле, ихлас, авылы өчен янып яшәүче кеше буларак хәтеребездә калды. Мөнир хәзрәт безне иң беренче авылның Ишан зиратына алып барды. Биредә дин галимнәренең, мәдрәсә остазларының һәм шәкертләренең, милләт һәм дин өчен хезмәт иткән олуг шәхесләрнең 33 каберташлары сакланган. Әлеге борынгы зират таш койма белән уратылып алынган.

Аннан  соң Мөнир хәзрәт безне 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдессәләм улы Үтәмешев төзеткән беренче Җәмигъ мәчетенә алып барды. Әлеге мәчеттә 1793 елда беренче намаз укылган. Хәзерге вакытта бу тарихи бинаның түбәсе ябылган, манарасы яңадан эшләнелгән. Әлеге мәчеттә мәчет намазы укып, дога кылып чыктык.

Бу тарихи биналарны караганнан соң Мөнир хәзрәт безне Мәчкәрә авылы мәчетенә алып керде. Биредә без сәдакалар салдык, догалар кылдык, мәчет намазы укыдык. Безне тәмле чәй өстәле белән каршы алдылар. Бу авыл безне бай тарихы, изге күңелле кешеләре белән сокландырды.

Юлыбызны Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылына таба дәвам иттек. Тирә-яктагы матурлыкка сокланып-хозурланып, үзара аралашып бара-бара, ике сәгатьлек юл сизелмәде дә кебек. Түбән Бәрәскә авылы безне үзенең борынгы мәчете белән каршы алды. Әлеге мәчет 1769 елда сәүдәгәр Ибраһим Борнаев акчасына төзелгән. Без Түбән Бәрәскә авлына килеп җиткәндә нәкъ өйлә намазы вакыты иде. Хуҗалык рәисе һәм мәчетне яңартуга олы өлеш керткән Илгиз әфәнде белән Сәрия ханым якты йөз белән каршы алды. Яңа, чиста тәһарәтханәдә тәһарәт алып, өйлә намазы укыдык. Мәчетнең матурлыгы, зәвыклылыгы безне сокландырды. Таш мәчетләр салырга рөхсәт ителгәч иң беренче салынган бай тарихлы мәчеттә намаз уку күңелләрне нечкәртте. Мәчетнең аскы катында, авылның тарихын чагылдырган, экспонатларга бай музей оештырылган. Аида ханым музей белән таныштырды. 250 еллык тарихы булган мәчеттән ерак түгел урнашкан 25 еллык тарихлы мәчетләрен дә халыкка хезмәт итүдән туктатырга уйламыйлар. Анысы да Илгиз әфәнде җитәкчелегендә салынган. Җәмәгате Сәрия ханым белән бергә алар безне «Илсөя» кафесында кунак иттеләр. Биредә без алга таба да уңышлар теләп, дога кылдык. Киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллаштык.

Юлыбызны Арча районы Ташкичү авылына таба дәвам иттек. Биредә без Шиһабетдин Мәрҗәнинең әтисе Баһаветдин бине Сөбхан 1821-1856 елларда имам булып торган мәчеткә кердек. Мәчетнең ике катлы кирпеч бинасы 1817 елда сәүдәгәр Сөләйман Нәзиров тарафыннан төзелгән. Әлеге тарихи мәчеттә дә без сәдакалар тапшырып, мәчет намазы укып, догалар кылып чыктык.  Аннан соң шушы ук районның Кышкар мәчетенә юл тоттык. Әлеге мәчетнең ике катлы кирпеч бинасы 1777 елда сәүдәгәр Баязит бине Госман Әл-Кашкари тарафыннан төзелгән. Без килеп җиткәндә икенде якынлашып килә иде, мәчетнең имамы Радик хәзрәт белән мәзине бик җылы итеп каршы алдылар. Хәзрәт мәчет тарихы белән таныштырды, бергәләп, икенде укып, сәдакаларга дога кылдык. Без килешкә чәй әзерләп торганнар, сыйлап озаттылар.

Әлеге сәяхәттә без 4 тарихи мәчеттә булдык. Үзебезгә бик күп мәгълүмат алдык һәм рухи яктан баеп кайттык. «Алат юлы – ак як»,– дигән Сөбхән хәзрәт. Бу сүзләрнең хаклыгына сәфәребездә төшендек. Үз күзләребез белән күреп, шул мохитне тоеп, күңелләребез сафланды, иманнарыбыз ныгыды. Әлбәттә, коллектив белән бару да моңа зур йогынты ясагандыр. Алга таба да шундый күркәм, эчтәлекле очрашулар насыйп булсын дип, өйләребезгә таралыштык.

Балтачның үзәк мә-четенең «Мәгърифәт мәркәзе»нә кереп, аның музеенда бу тарихи мәчетләр турында белемнәребезне тагын да ныгыта алабыз.

Оештыручыларыбыз Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәткә, «Мәгърифәт мәркәзе» җитәкчесе Айгөл ханымга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

 

Балтач үзәк мәчете коллективы исеменнән, Гүзәл Зарипова.

И.Хөсәенов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев