Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алай түгел, болай ул. Ничек начар дисең?!

Торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеге турында еш кына халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе түбән дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

Мин үзем бу фикер белән бер дә килешмәс идем. Берничә тапкыр аларга йомышыбыз төшкәннән соң бу коллектив турында без бөтенләй башка фикердә.

Без дигәнем Карадуган авылында урнашкан күп фатирлы йортта яшәүчеләр. Әлеге йортның рәисе буларак,  анда яшәүчеләр исеменнән торак-коммуналь хуҗалыгына еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Алар исә һәр очракта да безне аңлап, кимчелекләрне шул вакытта ук төзәтеп киләләр. Менә яз айларында гына канализация торбалары тыгылып газаплады. Әлеге компания егетләре килеп, бик тиз генә бу торбаларны алыштырып, безне бу бәладән коткардылар. Күптән түгел Балтач газ идарәсе вәкилләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүдә безнең йортның берничә фатирында  вентиляция каналларының тиешле дәрәҗәдә эшләмәүләре ачыкланды. Без әлеге компаниягә мөрәҗәгать иттек, икенче көнне үк килеп, вентиляция юлларын төзекләндерделәр.

2016 елда йортыбызда капиталь ремонт үткәрелеп, йортыбыз бик матурланып, яңарып калган иде. Өч елдан соң, подъездыбыз ямьсезләнде дип, тагын коммунальныйга мөрәҗәгать иттек, тагын гозеребезгә колак салдылар, шул арада ялт итеп ремонтлап киттеләр. Менә шушылай халык фикерен, гозерен аңлап эшләгән кешеләр, оешма турында ничек начар фикер әйтеп булсын?! Без аларга бик рәхмәтле, алга таба да шушы рухта дәвам итсеннәр.

Рәфыйк Нургалиев.
Карадуган авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш