Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Альбина һәм аның командасы рекорд куя алырмы?

Быел Балтачта Яшьләр көнендә Рәсәй күләмендә рекордлы бәлеш пешерергә җыеналар.

Яшьләр көнендә Балтачта 50 килограммлы бәлеш пешерәчәкләр. Диаметры бер метрлы борай бәлешен аш-су остасы Альбина Фәсхиева һәм аның командасы пешерәчәк. Ул махсус мичтә пешерелер дип көтелә.

2018нче елда 20 килолы бәлеш Башкортстанда пешерелгән булган. Альбина һәм аның командасы рекорд куя алырмы?

Быелгы Яшьләр көнендә рекордлы бәлеш пешерү белән беррәттән «Коляскалар парады», чыгарылыш сыйныф укучыларын бүләкләүләр, эстрада артистлары чыгышы, күбекле дискотека булачак. Бәйрәм 26 июньдә Балтачның "Сабантуй" ял паркында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев