Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Алда барган чаклар бар иде»

Шодадагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач Куныр авылы егете Илдар Минһаҗев Чавалдагы авыл хуҗалыгы техникумының зоотехниклар әзерләү бүлегенә укырга керә.

-Укырга теләгем бик зур иде. Куныр белән Чавал арасындагы 40 чакрым чамасы юлны пычрак ерып, өшеп-туңып җәяү таптаган чаклар күп булса да түздем. 1974нче елда зоотехник дипломы алдым, - ди Илдар. Һәм шушы елның февраленнән «Якты юл» колхозында белгечлеге буенча эшли башлый. Быел бу көннәргә 40 ел вакыт узган инде. Шул 40 елның 2 елы армиядә, калганы «Якты юл»да шушы хуҗалыкның терлекчелеген күтәрү өчен фидакарь хезмәттә. Илдар соңгы вакытта эштән туктаган инде, өйдә өлкән яшьтәге әнисен тәрбияли. Армиядән кайткач бер ел Шодада ферма мөдире була ул. Аннан зоотехник-селекционер.
- Ул вакытта безнең колхоз таналарны юнәлешле үстерү буенча махсуслашкан иде, - дип искә ала Илдар. - Районның 14 колхозыннан күп сөт бирүче сыерларның тана бозауларын сайлап алып кайтып, алар ны технология нигезендә дөрес итеп ашатып, тиешле шартларга куеп үстереп, 6 айлык буазлык белән кире үзләренә сата идек.
Ул чакта бозауларны номер сугып кына тамгалаганнар. Хәзерге кебек биркалар булмаган. Илдар андый биркаларның Мәскәү өлкәсендәге бер шәһәрдә ясалуын ишетеп, адресын табып, үзләренә җитәрлек кадәр итеп барып алып кайта. Һәрбер колхозга үз номерларын билгеләп, учетка тәртип кертеп үз терлекләрен үзләренә сата башлыйлар.
Илдар белемен тагын да камилләштерергә омтылып, Казан ветеринария институтын читтән торып тәмамлый. 1983нче елдан колхозда баш зоотехник булып эшли башлый. Махсуслашкан хуҗалыкта терлекләрнең баш саны 2600 баштан артып киткән. Уртача авырлыгын 450 килограммга җиткереп ел саен 1100 баштан артык тана сатканнар. Республикадагы 42 шундый махсуслашкан хуҗалык арасында «Якты юл» алдынгы булган. Аларның тәҗрибәсен 2 тапкыр республика семинарында күрсәткәннәр, терлекчелектәге уңышлары өчен колхоз җиңел машина белән бүләкләнгән. «Якты юл»ның махсуслашкан хуҗалык буларак, районның сөт терлекчелеген яхшыртуга керткән өлеше бәһасез.
Заманалар үзгәреп, авыл хуҗалыгына да үзгәрешләр кертә. Махсуслашкан хуҗалыклар бетерелә. «Якты юл» кабат сөт терлекчелегенә күчә. Инде хәзер үзләрендә мул сөтле,
яхшы таналардан савым сыерлары көтүен арттыру мәшәкатьләренең зур өлеше баш зоотехник җилкәсенә төшә. Монысын да уңышлы ерып чыгалар. «Якты юл» сөт җитештерү буенча районда алдынгы хуҗалылар сафына баса.
- Ел саен үткәрелә торган район алдынгылары слетына 25әр терлекче алып барган вакытлар булды, - дип искә ала Илдар.
Һәм бер үк вакытта нәселле таналар үстереп сатуны да дәвам итәләр. Ел саен уртача авырлыгы 510 килограммнан да ким булмаган 450 башка кадәр тана саталар. Монда эшне оештыру, документлар артыннан йөрү, беренче чиратта, баш зоотехник өстенә төшә. «Якты юл» Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән конкурста җиңеп, нәселле хуҗалык булып раслануга ирешә, лицензия ала. Нәселле таналар сатудан хуҗалыкка күп миллионлаган акча керә. Илдар Минһаҗевның «Якты юл»да терлекчелекне үстерүдәге фидакарь хезмәтләре югары бәяләнә - аңа «Талекчелектә күп еллар намуслы хезмәт куйган хуҗалыкның баш ветеринария табибы Габдулла Гомәров та «Татарстанның атказанган ветеринария табибы» исеменә лаек була. Терлекчелекнең чәчәк аткан еллары була бу.
- «Якты юл»ның соңгы берничә елдагы чигенеше вакытлы гына дип уйлыйм. Аның терлекчелектә без эшләгән еллардагыдан да югары уңышлар яулап, нәкъ менә шушы тармактан күп акча кертеп, алдынгылар сафына чыгасына ышанам, - ди Илдар Минһаҗев. - Моның өчен аның үзендә белгечләре, тырыш хезмәт кешеләре җитәрлек.
60 яшьлек гомеренең 40ы шушы хуҗалыкта хезмәт итеп үткән белгечнең «Якты юл»ның киләчәген бары тик матур итеп кенә күрергә теләве бер дә гаҗәп түгел. Тормыш иптәше Гөлсәвирә белән тигез гомер итеп үстергән балаларына да (алар өчәү) кайчандыр үзләре күтәргән хуҗалыкны гел яхшы итеп кенә күрсәтәсе килә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев