Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алда – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар.

Барган җирегездә тавыш бирүнең яңа тәртибеннән файдалана аласыз. Моның өчен нәрсә эшләргә?..

Россия Федерациясенең сайлау хокукына ия булган барлык гражданнары да үзләренең яшәү урыннары буенча сайлау участокларындагы исемлеккә кертелә. Әгәр дә 2018 елның 18 мартында узачак Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнендә паспортта теркәлгән яшәү урыны буенча адреста түгелсез икән (командировкага китәсез, чираттагы ялда буласыз, башка җирдә яшисез һәм башка сәбәпләр), барган җирегездә тавыш бирүнең яңа тәртибеннән файдалана аласыз. Моның өчен нәрсә эшләргә? 2018 елның 31 гыйнвареннан алып 12 мартына кадәр шәхсән үзең Россия Федерациясе гражданины икәнлегеңне раслаучы документың - паспортың белән теләсә-кайсы территориаль сайлау комиссиясенә (ТИК) мөрәҗәгать итеп була. Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәккә (МФЦ) килергә мөмкин. “Дәүләт хезмәтләре” дигән Бердәм порталдагы онлайн-сервистан да файдалана аласыз.

2018 елның 25 февраленнән башлап 12 мартка кадәр гаризаны теләсә-кайсы участок сайлау комиссиясенә (УИК) тапшырып булачак. Гариза тапшырганнан соң сезгә талон биреләчәк, әлеге талонда сайлау көнне кайсы участокта тавыш бирә алуыгыз күрсәтелә.

Әгәр дә сайлаучы билгеле бер сәбәпләр аркасында (сәламәтлеге какшау, яисә инвалид булуы нәтиҗәсендә) үзе килеп гариза бирә алмаса,билгеләнгән вакыт аралыгында телдән яисә язмача (социаль хезмәткәр яисә башка зат катнашында) урнашкан урыны буенча якындагы территориаль яки участок сайлау комиссияләрендә тавыш бирергә теләвен хәбәр итә. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлауларга 5 көннән дә соңа калмыйча (12 март) өйгә килеп гариза кабул итә. Шунда ук сайлаучы өйдә генә тавыш бирү өчен гариза бирә ала. Ул очракта сайлау көнне комиссия әгъзалары күчмә әрҗә белән үзләре сезнең өйгә килә торган була. Әгәр дә сайлаучыга теркәлгән яшәү урыныннан 13 марттан алып 17 мартның 14.00 сәгатенә кадәр китәргә туры килә икән, ул үзенең участок сайлау комиссиясенә маркалы махсус гариза бирә (махсус гаризаларны кабул итү вакыты: 15.00дән 19.00 сәгатькә кадәр, 17 март (шимбә) көнне 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр). Сайлаучы бары бер мәртәбә генә гариза бирә ала.

Сайлау көнне хастаханәдә яткан, яисә шикләнеп һәм гаепләнеп сак астында булганнар, яшәү урыннарында урнашу урыннары буенча сайлаучылар исемлегенә кертелү буенча гариза бирә алмаган очракта, хәрби частьларыннан читтә булган хәрбиләр, вахта алымы белән эшләүче сайлаучылар югарыда әйтелгән гаризаны бирә алмаган очракта, участок сайлау комиссиясе карары белән, үзләренең шәхси гаризалары нигезендә (гариза 17 март, 14.00 сәгатькә кадәр тапшырыла) вакытлыча тору урыннарындагы сайлау участогында исемлеккә кертелә ала.

Балтач районы территориясендәге сайлау комиссияләренең, күпфункцияле үзәкнең (МФЦ) адресы һәм эш графигы.

Территориаль сайлау комиссиясе

(Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42нче йорт, 313нче кабинет)

2018 елның 31 гыйнвареннан 12 мартка кадәр -

эш көннәрендә 15.00дән 19.00 сәгатькә кадәр;

ял һәм бәйрәм көннәрендә 08.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.

Участок сайлау комиссияләре (УИК)

25 февральдән 12 мартка кадәр -

эш көннәрендә, 15.00дән 19.00 сәгатькә кадәр;

ял һәм бәйрәм көннәрендә 08.00дән 13.00 сәгатькә кадәр,.

Күпфункцияле үзәк (МФЦ)

(Балтач бистәсе, В.Булатов урамы, 24нче йорт, 2.)

31 гыйнвардан 12 мартка кадәр –

дүшәмбе, чәршәмбе, җомга – 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр;

сишәмбе, пәнҗешәмбе – 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр;

шимбә – 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр.

Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев