«Әле генә күршеләрем кереп, әйтмәгәнне калдырмадылар. Йөрәгем дөп-дөп сикерә»
Елый-елый, бер танышым шалтырата. «Әле генә күршеләрем кереп, әйтмәгәнне калдырмадылар. Йөрәгем дөп-дөп сикерә», — ди. Тавыш куптарырга юкка гына кермәгәннәр бит инде, «Нәрсә булды?» — дип сорыйм.
Танышым тезеп китте:
— Телефоным югалды бит, малай. Кухняда өстәл өстендә ята иде. Өйгә кергән-чыккан кеше дә булмады. Урамда уйнаган җиреннән улым кергән иде, су эчәргә дип. Аның белән күршеләремнең улы да бар иде. Ишек төбендә генә басып торды кебек үзе, чөнки минекенең стакан белән су чыгарып биргәнен күреп калдым. Малай: «Тимәдем, әни», — дип антлар эчә. Кызым аны-моны белми, кечкенә әле. Аңа телефон кирәк түгел. Тагын кем булсын инде? Күршемә: «Сезнең малай минем телефонны чәлдергән, ахры», — дип шалтыраткан идем. Кая ул? Ирен дә ияртеп кергән хәтта. Ишетмәгәнне ишеттерделәр.
Ни әйтергә дә аптырап калдым. «Үз күзләрең белән күрмәгәч, җайлап кына, ашыкмый гына сөйләшергә идең инде», — дигән булдым. Үзе үк әйтеп тора бит: күрше малае кухняга аяк та басмаган. Караклыкта гаепләп, балага гомерлек җәрәхәт ясалса?!
Шулвакыт үз кызым белән булган бер вакыйга искә килеп төште. Башлангыч сыйныфта укыган чагы иде. Эштә утырганда, кинәт кенә укытучысы шалтыратты. Юньлегә түгел инде бу дип, йөрәгем «жу» итеп куйды. «Бездә „ЧП“, тиз арада килеп җитегез», — ди бу. Чыгып йөгердем. Атыла-бәрелә, сыйныф бүлмәсенә килеп кердем. Тәнәфес вакыты булганга, кызым күренми. Куркынган күзләрем белән укытучыга төбәлдем.
— Кызыгыз миңа өч тәңкә акчасын бирмәде. Кат-кат санап карадым, юк, — дип башлады укытучы сүзен.
Ул вакытта атна буе ашханәгә йөртер өчен дүшәмбе иртән өчәр сум акча җыялар иде. Бу юлы да кызымның алъяпкыч кесәсенә үзем тыгып җибәрдем.
— Ник нәкъ менә минем кыз бирмәгән дип уйлыйсыз? Алар монда 32 бит, — дип үземчә анализ ясый башладым.
— Мин аның биргәнен хәтерләмим, — ди бу.
Шулвакыт бүлмәгә кызым килеп керде, мине күрде дә кочаклап елап җибәрде.
— Кызым, акчаны төшереп калдырган идеңме әллә? — дип, акрын гына сораштырам.
— Юк, мин аны укытучыга бирдем. Ул язып утыра иде. Өстәл кырыена куеп киттем, — диде кызым, елавыннан туктый алмыйча.
Укытучыга аның сүзләрен тәрҗемә иттем. Кылы да кыймылдамады. «Әйтеп, кулыма биреп китсен иде», — диде. Шулай булса, әйбәтрәк булыр иде дә бит. Әмма өстәл кырыенда калдырып китү карак дигән сүз түгел бит әле. Өйдә дә акчаны яшереп куйган юк. Кирәк булса, сорап алалар, тиененә кадәр алып кайтып куялар. Моны-тегене алыйк әле дип тә тинтерәткәннәре юк. Ялган сөйләгәннәрен дә хәтерләмим балаларның. Юк, ничекләр генә уйласам да, кирәкми иде аңа бу өч тәңкә акча. Укытучыга шуны аңлатып карыйм. Кулын гына селки.
— Мин кызым алганга ышанмыйм, шулай да акча калдырып китәм. Сезнең өстән дә чыгарга тиеш түгел бит инде, — дип, өч сумны өстәлгә куйдым.
Шуннан соң бу хәлгә әйләнеп кайтылмады. Ә кызым оныта алмады шул вакыйганы. Аңлашыла да инде. Сыйныфташлары арасында «карак» статусын күтәреп калды бит. Өченче сыйныфны тәмамлауга, башка мәктәпкә күчердек. Чакырсалар да, элеккеге мәктәбенә бер тапкыр очрашуга барганы булмады. «Кызларны күреп кайтсаң ярар иде, башлангыч сыйныф укытучысы да килә икән, шуны күрәсем килми», — диде.
Шул уйларга батып, вакыйгаларны хәтердән кичереп кенә утыра идем, танышым шалтырата:
— И малай, табылды бит телефон. Кызым алган булган, абыйсыннан күреп актарынмакчы булгандыр инде. Мин кергәнне күргәч, мендәр астына яшереп куйган. Сораган идем мин аннан, курыккандыр, ул вакытта бер сүз дә әйтмәде, — ди бу.
— Хәзер күршеләрең белән нишлисең инде? Табылды дип әйтеп, гафу үтенеп чык, — дим.
— Менә хәзер киттем. Алар миңа дөньяда булмаганны әйтеп чыктылар әле, — ди танышым.
— Соң, малайларын караклыкта гаепләгәч, әйткәннәрдер инде, бигрәк тә уллары алдында үз гаебеңне танырга иде. Төзәлмәс яра булып калмасын, — дим.
Бу хәлнең ни булып беткәнен белеп бетермәдем. Танышымның шул хәлдән соң никтер шалтыратканы юк. Шулай да, үзен күреп, шушы очракны сөйләргә исәбем бар иде. Бәлки, башкаларга да сабак булыр дип, язарга да булдым. Кешегә гаеп ташларга ашыкмаска кирәклеген тормыш безгә гел өйрәтеп тора.
Автор: Фәния Әхмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев