Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Александр Малькевич Татарстанга электрон тавыш бирү буенча лидер булырга киңәш итте

Аның фикеренчә, берәр торак пункт масштабында җирле әһәмияткә ия берәр мәсьәлә буенча тавыш бирүне оештырып карарга мөмкин.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ Иҗтимагый палатасының РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек буенча эшче төркем әгъзасы Александр Малькевич Татарстанга электрон тавыш бирү буенча лидер булырга киңәш итте. Бу хакта ул гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә матбугат конференциясендә сөйләде.

«Республика халкы электрон тавыш бирүдә катнашсын дигән фикерне алга сөрәчәкмен. IT өлкәдә тәҗрибәсен исәпкә алып, Татарстан моңа әзер. Бәлки, бу мәсьәлә буенча экспертлар берләшмәсе белән очрашырга, күмәк фикер алышу үткәрергәдер», — диде Александр Малькевич.

Ул Дәүләт хезмәтләре порталында берәр торак пункт масштабында җирле әһәмияткә ия берәр мәсьәлә буенча тавыш бирүне оештырып карарга киңәш итте. «Халыкка моның бер куркынычы да юк дип сөйләргә кирәк. Әйтик, Казанда яңа проспект, яңа урам өчен тавыш бирүне эшләп карарга була. Позитив тәҗрибә булыр иде, республика лидерлык позициясендә булыр иде. Аннары башка төбәкләр дә иярер иде», — диде Александр Малькевич.

Аның фикеренчә, сынау рәвешендә электрон тавыш бирүне август аенда Казан, я  Иннополис территориясендә уздырырга мөмкин. «Электрон тавыш бирүгә ун көн кала Мәскәүдә дә шуны эшләп карадылар. Башкарып чыктылар», — диде җәмәгать эшлеклесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр