Александр Шадриков туры эфирда татарстанлылар белән аралашачак
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Татарстанның социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә татарстанлыларның сорауларына онлайн җавап бирәчәк
Самосырово, Отары бистәсендәге ләм кырлары, Идел елгасын савыктыру, бу темага сишәмбе, 2 мартта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән "Татарстан – Онлайн" программасының турыдан-туры эфиры булачак.
Татарстанда "Экология" илкүләм проекты ничек тормышка ашырыла? Отары бистәсендәге ләм кырларынның уңдырышлыгын кайтару өчен ниләр зшләнә? Иделне савыктыруга нинди чаралар каралган? Бу сорауларга, һәм шулай ук кулланучылардан башка сорауларга җавапларны министр программа барышында бирәчәк, ул Татарстан Республикасының ВКонтакте, Одноклассники һәм YouTube платформасында 13:30да башланачак.
Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларын бирә алачак - иң киң таралганнарына һәм актуаленә кунак туры эфирда җавап бирәчәк, ә калган кулланучыларга конкрет сорауларга министрлык белгечләре җавап бирәчәк.
#Татарстанонлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән чыга. Әлеге проект кысаларында Татарстанлылар студия кунакларына актуаль темалар буенча онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар. Студиядә Татарстанның 25тән артык министры һәм төрле ведомство җитәкчеләре катнашты. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар – Татарстан Республикасында яшәүчеләр сорауларына җавап бирде.
Трансляцияне 2 мартта 13: 30 түбәндәге сылтамалар буенча карагыз:
https://vk.com/video-85877975_456242020
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев