Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алексей Песошин Татарстанда барлык чикләүләр дә үз көчендә калуын әйтте

Песошин, коронавирус белән вәзгыятьнең азрак яхшыруына да карамастан, эпидемияне чикләүче чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдларны дәвам итәргә чакырды.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР премьер-министры Алексей Песошин 8 гыйнварга республикада 43 мең 447 авыру ачыкланган, соңгы тәүлек эчендә ковид йоктыручы 94 кеше ачыклануын белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Ул билгеләп үткәнчә, Covid-19 инфекциясеннән пандемия вакытында үлүчеләр саны 1481 кеше тәшкил иткән, шуларның алтысы соңгы тәүлек эчендә вафат булган. Песошин шулай ук республикада барлык чикләү чаралары сакланачагын искәртте.

"Массакүләм Яңа ел чаралары республикада дәвам итә. Бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел. Чараларны барлык профилактик һәм санитар таләпләрне үтәп оештырырга кирәк",- дип ассызыклады премьер-министр.

Ул, коронавирус белән вәзгыятьнең азрак яхшыруына да карамастан, эпидемияне чикләүче чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдларны дәвам итәргә чакырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры республикада 2 млн 293 мең 281 кеше вакцинаның беренче компонентын ясатуын, 1 млн 862 мең икенче компонентын да кадатуын, дип билгеләп үтте. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 569 мең 683 кеше кабаттан вакцинацияләгән. Прививканы республиканың 170 вакцинация пунктында ясатырга була.Медицина оешмаларында җитәрлек күләмдә (454 мең доза) вакцина бар.

 

Чыганак: ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чикләүләр ковид кагыйдәләре