Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алинә: “Килүегезне бик көттем”

"Хезмәт" газетасы коллективы елның-елында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясендә актив катнаша һәм иң беренчеләрән булып әлеге изге эшкә старт бирә. Быел да Куныр авылында яшәүче Алинәбезне аяк киемнәре белән сөендердек.

Коллективыбыз август аен аеруча дулкынланып каршы ала. Чөнки безне Алинә белән очрашу көтә. Гади генә очрашу түгел ул. Дүрт ел элек үзебезгә шефлыкка алган Алинәбез белән очрашу сөенечле дә, мәгънәле дә. Алинәгә ярдәм итү, авыр тормышын бераз булса да җиңеләйтүне үзебезгә максат итеп алып, ялгышмадык. Әбисе Нурания белән белән генә яшәүче балага мәктәпкә әзерләүдә үзебездән зур өлеш кертә алуыбызга куанабыз. Ярдәм итүчеләребез дә шөкер ел саен артып тора. Алинәне нәрсә белән куандырыйк икән дип универмагның сату рәтләре буйлап йөргән чакта шәхси эшмәкәр Зөлфия Миннебаева үз ярдәмен тәкъдим итте. Укучы балаларга формалар, блузка-юбкалар, костюм-чалбарлар, аяк киемнәре һәм бакча яшендәге балалар киемнәре сатучы эшмәкәр ханымның иганәчелек ярдәме белән Алинәбезгә ике пар аяк киеме алдык.

- Килүегезне бик көттем, - диде Алинә.

Куанычыннан бүләкләребезне күкрәгенә кысып:
- Бик-бик зур рәхмәт сезгә, - диде.

Кызганыч, Нурания апа без килгәндә хастаханәдә иде. Җәйге ялга авылга кунакка кайткан ике туган апалары да бүләкләргә Алинәдән ким куанмады.

Без дә бик куандык. Баланың ихлас шатлануын, зур өмет белән тулы карашын күреп сөендек. Инде Ходай әбисе Нураниягә сәламәтлек насыйп итеп, Алинәбезгә уку елында уңышлар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250