Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алина Кабаева нинди милләттән?

Олимпиада уеннары чемпионкасы үзенең кем булуы турында сөйләгән.

Художество гимнастикасы буенча Олимпиада уеннары чемпионкасы, хәзер инде Дәүләт Думасы депутаты Алина Кабаева, һичшиксез, Русиядә заманча көчле хатын-кызларның берсе. Кайбер соры гәзитләр аны хәтта ил башлыгы Владимир Путинның тормыш иптәше дип тә яза. Әмма моны беркемнең дә исбат итә алганы юк әле.

Алина Маратовнаның милләтен дә күпләр белми. Берәүләр аны үзбәк кызы, ди, икенчеләре чын, чиста татар, ди. Кем соң Алина Кабаева? Тамырлары кайдан? Ни өчен ул ислам динен кабул итми?

Героебыз 1983 елның 12 маенда Үзбәкстанның башкаласы – Ташкент шәһәрендә дөньяга килгән. Кечкенә чагыннан фигуралы шуу буенча спортчы булырга хыяллана. Әмма кайнар Урта Азиядә кайдан боз табасың? Әти-әниләре кечкенә Алинаны художество гимнастикасына бирәләр. 12 яшендә инде ул әнисе белән Мәскәү шәһәренә тренировкаларга күченә. 1996 елдан ул художество гимнастикасы буенча Русия җыелма командасы өчен чыгыш ясый башлый.

Алинаның әтисе Марат Вахиз улы – Советлар Союзында билгеле спортчы – “Пахтакора” командасында футболчы була. Аның әти-әнисе Казан артындагы татар авылыннан сугыш елларында Үзбәкстанга күченеп киткән була. Алинаның картәтисе Вахиз Кабаев Үзбәкстан ССРында милли көрәш буенча федерацияне җитәкли.

Марат Кабаев бүгенге көндә бабаларының туган җирендә – Казан ягында яши, уңышлы эшкуар, чын мөселман. Русия ислам эшкуарлары ассоциациясен җитәкли.

Алина ислам диненнән кечкенә чагында ук баш тарта. Әнисе – Любовь Михайловна Кабаева (кыз фамилиясе - Зацепелина, Үзбәкстан командасында баскетбол уйный) рус милләтеннән, Алина әтисе белән әнисе аерылышканнан соң әнисенең динен сайлый. Аның православие динендә булуын  күкрәгендәге тәресе сөйли.

Шуңа Алина ярым рус, ярым татар. Чукынуны кабул иткән. Үзбәк телен аңламый, татар телен әзрәк аңлыйм, ди ул.

– Әтиемнең әнисе минем белән татарча гына сөйләшә иде, - дип хәтерли Алина. – Мин аны яхшы аңлый идем. Сөйләшә генә белмим...

 

omet-rb.rbsmi.ru

 


Чыганак: zen.yandex.ru
Фото: zen.yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алина Кабаева