Алинәбез быел 10 сыйныфка бара...
«Хезмәт» газетасы коллективы елның-елында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясендә актив катнаша һәм Алинәне бүләкләр белән сөендерә.
Алинәбез быел 10 сыйныфка бара. Кай арада үткән бу гомер диген.
Алинәбез дибез, чөнки ул үзебезнеке булып бетте инде.
Хәтерләсәгез, 2014 елда Куныр авылында әбисе Нурания белән яшәүче Алинә Шәйхетдинованы тәүге тапкыр белем иленә аяк атлаганда портфель һәм укучы формасы белән куандырган идек. Шул очрашудан һәрберебез күңеленә назлы, ягымлы кыз булып кереп калган Алинәгә ярдәм итү, авыр тормышын бераз булса да җиңеләйтүне үзебезгә максат итеп алдык. Инде менә шулай дистә ел рәттән Алинәне мәктәпкә әзерләүдә үзебездән зур өлеш кертәбез.
Быел да әлеге изге эштән читтә калмадык. «Хезмәт» газетасы коллективы исеменнән бүләк ителгән портфель һәм уку кирәк-яракларын кулына алгач, Алинәбез бик сөенде.
Инде Аллаһы Тәгалә әбисе Нураниягә сәламәтлек насыйп итеп, Алинәбезгә яңа уку елында уңышлар насыйп булсын, ак һәм саф хыяллары тормышка ашсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев