Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алинәнең ак өметләрен бергәләп аклыйк

Алинәнең дөньяга килүен әти-әнисе дә, әбисе Фәүзия дә, абыйсы Булат та бик көтеп ала. Кадерләп, яратып үстерәләр аны. Алинә үзе дә сөйкемле, ягымлы бала булып, һәркемнең мәхәббәтен яулап буй җитә.

- Салкын тиеп тә авырганы булмады. Гел шат күңелле, сау-сәламәт булып үсте кызыбыз, - ди әтисе Зөфәр.

Туа булмый, тора була, ди халык. Пыжмара авылында гомер итүче Гөлчәчәк һәм Зөфәр Барыевлар да сау-сәламәт туган Алинәне 11 яшенә җиткәч, авырый башлар дип уйлап та карамагандыр. Дүртенче сыйныфны уңышлы гына тәмамлап, җәйге каникулларда әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булышып, дус кызлары белән су коенып, җиләк җыеп, рәхәтләнеп ял иткән көннәрнең берсендә Алинә кисәк кенә аяклары сызлавына зарлана башлый.
Әнисе аны Чепья хастаханәсенә алып бара. Биредән аны Балтачка җибәрәләр. Район үзәк хастаханәсеннән "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән туп-туры Казанга озаталар. Республика табиблары исә җан өшеткеч хәбәр ирештерә. Әле кичә генә шаярып- көлеп, һәрнәрсәгә сабыйларча сөенгән Алинәгә дүртенче стадия ак кан(лейкоз) авыруы дигән диагноз куялар. Кояшлы күкне кара болыт каплый. Алинәнең өмет тулы күзләренә карап баккан ананың ул минутларда ничек өзгәләнгәнен белсәгез. Канлы күз яшьләре аша "Бирешергә, авыру каршында тез чүгәргә ярамый!"дигән карарга килә әни кеше. Күңелләре парә-парә теленсә дә, күз яшьләрен Алинәгә күрсәтмәскә тырыша Гөлчәчәк. Кызын һаман рухландырып, тормыш өчен көрәшергә өндәп тора. Сыйныф җитәкчесе Илһамия Рашитовна да, укытучылар да, сыйныфташлары да көн саен хәлен беләләр. Күзгә-күз карап очраша алмасалар да, интернет челтәреннән даими аралашып торалар.

- Алинә бу сөйләшүләрдән соң тагын да канатланып китә. Авылны, өйне, иптәшләрен бик сагына. Бик гозерләнеп сорагач, табиблар берничә көнгә генә авылга кайтып килергә ризалык бирде. Алинә кайткач, сыйныфташлары көндәлек күчтәнәчләр белән килеп торды, рәхмәт үзләренә, - ди әнисе Гөлчәчәк.

Казан балалар республика хастаханәсе табиблары Алинәне лейкоз авыруыннан дәвалый башлауга кыз инсульт кичерә, өч тапкыр реанимациядә ятып чыга. Аның өстенә аяклары, куллары һәм муенында тромблар барлыкка килә. Бер-бер артлы кичергән әлеге газаплы авыруларга чыдый алмаган бала биш көн комада ята. Гади сүзләр белән аңлатып бетерә алмаслык сызлануларны, авыруларны бары дарулар гына басып тора, алар да вакытлыча гына. Бүгенге көндә Алинә дүрт тапкыр химия алган инде, бишенчесен алырга әзерләнә. Әлбәттә, болар барысы да зур суммада акчалар таләп итә. Игелекле, рәхим-шәфкатьле авылдашлары Барыевлар гаиләсен язмыш сынавы алдында үзләрен генә калдырмаган.

- Гаиләбезгә авыр кайгы килү белән ярдәм кулы сузган авылдашларга, мәктәп коллективына, Гөлчәчәкнеңавылдашлары - Нөнәгәр авылы халкына , сыйныфташларына, хезмәттәшләре - "Росгосстрах" иминият компаниясенә, Пымара авыл җирлеге һәм җәмгыять хезмәткәрләренә, шәхсән "Кама" җәмгыяте рәисе Рәкыйп Нәҗиповка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Һәрбарчасына да саулык-сәламәтлек телибез, кайгы-хәсрәт беркемнең дә ишеген какмасын, - ди Зөфәр Барыев.

Авылдашлары моның белән генә тукталып калмаган. 18декабрьдә мәктәп коллективы Алинәгә ярдәм итү йөзеннән "Яхшылык эшләргә ашыгыйк яки Алинәгә Яңа ел бүләге" дип исемләнгән хәйрия концерты оештырачак.

Алинәне дәвалау өчен моңарчы Барыевларның үзләренең һәм авылдашлары җыйган акчалар җиткән. Әмма алга таба тагын күпме кирәген беркем дә белми. Шуңа да кеше кайгысына битараф булмаган райондашларның ярдәм итүләренә өметләнеп калабыз. 50, 100, 200 сум акча да Барыевлар өчен бик зур терәк булыр иде. Тамчыдан күл җыелганын онытмыйк. Алинәнең якты көннәргә, бәхетле киләчәккә булган ак өметләрен бергәләп аклыйк.
Алинәгә ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
Получатель: БАРИЕВ ЗУФАР ФАРУКОВИЧ
Счет получателя: 40817810562000826096
Банк получателя ОТДЕЛЕНИЕ №8610 СБЕРБАНКА РОССИИ Г. КАЗАНЬ
БИК банка получателя 049205603
Кор.счет 30101810600000000603
НОМЕР КАРТЫ: 4276 8801 7703 1923 (Сбербанк)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250