Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алисә – татарның иң ягымлы кызы

Халыкара хатын-кызлар көне якынлашкан көннәрдә Казан шәһәрендә «Татар кызы» республика бәйгесенең финалы үтте. Анда унике кыз көч сынашты һәм иң-иңнәр арасында райондашыбыз, Түбән Сәрдек авылы кызы Алисә Низамова да бар иде.

Финалда Алисәбез «Ягымлы кыз» номинациясендә җиңү яулады һәм күп кенә кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Конкурстан алган тәэсирләреннән әле дә очып йөрүче райондашыбыз белән «Татар кызы»нда катнашыр өчен  нинди сыйфатларга ия булырга кирәк дигән һәм күп кенә башка сорауларга җавап эзләдек.

– Алисә, иң беренче чиратта райондашларыбызны үзең белән таныштырып үт әле.

– Мин табигатенең гүзәллеге белән күпләрнең күңелен яулаган Түбән Сәрдек авылыннан булам. Чепья мәктәбендә югары сыйныфларда укыган чагымда ук җыр-моңга сәләтем барлыгын күреп, төрле чараларда чыгыш ясарга чакыралар иде. Әнием үзебезнең авылда клуб мөдире булып эшләгәнлектән, бәйрәмнәр вакытында сәхнәгә куеласы биюләрне дә кызларга мин өйрәтә идем. Яраттым мин шул дөньяда кайнарга. Аннан инде иҗат дөньясыннан бөтенләй башка юнәлештә — КХТИга укырга кердем, тик югары белем алганнан соң Казанда калырга теләмәдем, авылга кайттым. Районда минем белгечлек буенча эш табу мөмкинлеге юк иде. Күпмедер вакыттан соң миңа Чепья мәдәният йорты директоры вазифасын тәкъдим иттеләр, башта ныклап уйладым, чөнки куркып калдым, аннан инде ризалаштым һәм бүгенге көндә минем күңелемә рәхәтлек бирә торган хезмәт башкарам дип ышанып әйтә алам.

– Алисә, «Татар кызы»на ничек килеп эләктең син?

– Җитәкчебез Раил Рафисович коллективыбыздагы яшьләрне төрле яклап үстерергә тырыша. Бу конкурсның нигезләмәсен ул миңа җибәрде, фикеремне белде һәм миңа ышанычын җиткерде. Мин анкетаны тутырып җибәрүгә конкурсны оештыручылар минем белән элемтәгә чыктылар һәм шул көннән мин конкурсантка әйләндем. Әлеге конкурста 18 яше тулган һәрбер татар кызы катнаша ала. Төп таләпләргә килгәндә катнашучы тәрбияле, белемле, тыйнак булырга, үз милләтен яратырга, татар телен камил белергә һәм бу бәйге белән кызыксынырга тиеш.

– Алисә, конкурстан алган тәэсирләрең белән бүлешеп китче...

– Безнең башта сайлап алу туры булды, аннан ярымфиналны үттек. Ул этапларда бу бәйгенең нәрсә икәнен аңлап катнашмыйсың икән әле. Мин бу проектны шундый зурдыр дип уйламадым да. Ә ул кешене шәхес буларак  ача торган чара икән. Атна буе безнең өчен экскурсияләр, дәресләр, мастер-класслар үткәрделәр. Шулай ук шәҗәрә дәресе керде, мин аны моңарчы үземнең нәсел агачын гына төзү дип аңласам, бу проект аны миңа башка яктан ачты. Шәҗәрә төзергә өйрәнгәндә без татар милләтен яратырга, үзебезнең нәсел, туган телебез, бабаларыбыз белән горурланырга өйрәндек һәм ул алга атларга да зур көч бирде. Финалга әзерлек барышында безнең белән Инсаф Абдулла, Чулпан Ренатовна, Ләйсән Закирова кебек күп күренекле шәхесләр эшләде һәм алар безнең барыбызны да тигез күрделәр. Гомумән, кызлар белән безнең арада конкуренция булмады, без зур бер гаилә кебек идек.

– Әзерлек чорында миннән булмый, дигән чакларың булдымы?

– Төрле авырлыклары булды инде, миңа ышанмаган кешеләр дә күп булды. Тик мине һәрвакыт канатландырып, молодец, син булдырасың, синнән була, дип күзгә күренмәс канатлар куючыларым күбрәк иде. Бәйге барышында миңа иң зур терәк булучы әти-әниемә, ZOOR ZOOM командасына, җитәкчебез Раил Садыйковка, район сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренә бик зур рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Иң мөһиме, үзеңә ышанырга кирәк һәм барысы да килеп чыгачак.

– Алисә, әлеге конкурстан син үзеңә эшеңдә кулланырлык яңалыклар да алып кайттыңмы?

– Әйе, уй-хыяллар белән янып кайттым мин. Мәсәлән, икенче елга Балтач данын яклардай кызлар арасында кастинг оештырасым килә. Анда мин «Татар кызы» конкурсының максатларын аңлатып, җиңәр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеген күрсәтер идем. Тик минем теләк белән генә башкарылып чыга торган эш түгел бу әлбәттә, монда район оешмаларының ярдәме кирәк.

– Алисә, рәхмәт сиңа әңгәмәң өчен. Киләчәктә дә татар милләтенең йөзек кашы булып калырга язсын сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр