Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алия ГАРИПОВА: Әбием – сугыш ветераны!

Сугыш - ул фаҗига, сугыш - ул югалтулар! Шушы зур фаҗиганең юкка чыгуына, Бөек Җиңүгә быел 70 ел була. Шул Җиңүдә катнашкан барлык каһарманнарның батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк.

Әбием - Хәкимова Разия Хакимҗан кызы 1923нче елның 10нчы мартында Балтач районы Иске Салавыч авылында туа.
Башлангыч белемне Салавычта, ә урта белемне Яңгулда ала. 1942нче елның 22нче июлендә эшеннән азат ителә һәм армия сафларына алына.
136нчы аерым юл батальоны составында сугышчан юл үтә. Регулировщиклар курсын тәмамлый, сержант дәрәҗәсе бирелә. КПП начальнигы итеп билгеләнә, Балтыйк буен, Белоруссияне, Көнчыгыш Пруссияне азат итү сугышларын үтә. Әбием, Польша, Германия җирләрендә барган сугышларда һәм, ниһаять, Берлинны штурмлау операциясендә катнаша. "Берлинны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медалельләренә лаек була. Яңадан ,,Жуков медале" , ,,Ватан сугышы" ордены бирелә.
Сугышка киткәндә әбиемә бары тик 18 яшь кенә була. Сугыштан соң әбием Салавычта һәм Яңгул мәктәпләрендә укытучы булып эшли. ,,Хезмәт ветераны" медаленә лаек була. Ул Яңгул авылы егете, Гарипов Гарәфетдин белән тормыш коралар, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. 1нче, 2нче,3 нче дәрәҗә «Ана даны» ордены белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә әбием авылыбызда бердәнбер исән сугыш ветераны. Безнең өчен кадерле әби, балалары өчен кадерле әни булып озак яшәсен иде әле ул. Мин әбиемне бик нык яратам һәм аның белән горурланам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250