Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алкышларда рәхмәт сүзе

Инвалидлар көне белән башланган декабрьнең беренче ун көне ел саен районда зур бер бәйрәм төсмере ала. Физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен һәр төбәктә күп төрле чаралар үткәрелә, аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтелә.

Ә 4 декабрь көнне аларны һәр авылдан район мәдәният үзәгенә алып килделәр. Үзәк хезмәткәре Галия Йосыпова бик матур сценарий әзерләгән. Аның һәр чыгышы физик мөмкинлекләре чиклеләрне олылау, аларның кыенлыкларны җиңеп, тормыштан тәм, мәгънә табып яшәүләренә соклану белән сугарылган. Ул сөйли башлау белән залдагыларга бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге алып килә алды. Һәм сәхнәгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиевны чакырды. Вакыйф Мансурович бәйрәмгә чакырылучыларны муниципаль район җитәкчеләре исеменнән хөрмәтләп, физик мөмкинлекләре чиклеләрнең җәмгыятьтәге урынына югары бәя биреп, бүгенге бәйрәмнән һәркемнең үзгә бер рәхәтлек алып китүләрен теләде.

Үзәкнең автоклуб җитәкчесе Римма Гарәпшина залдагыларны үзенең матур җыры белән сәламләгәннән соң, сәхнәгә быел 75 яшьлек юбилее булган Хәбибелхак Габделәхәтовны (Борнак авылыннан) чакырдылар. Аның янына Нөнәгәрдән район чараларында актив катнашучы Наил Фәсыйхов менде. Республика күләмендә танылган ике җырчы егет үстергән күп җырлар авторы Наил Шамилевич соңыннан баянда уйнап, үзе иҗат иткән җырларны да җырлап, залдагы-ларның көчле алкышын алды. Шагыйрә, спортчы Чулпан Габделганиева, Чепья җирле үзидарәсе юристы Ранил Гыйльванов та сәхнәгә чакырылды. Аларның һәркайсына район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Физик мөмкинлекләре чиклеләр тик ятмый. Үзара төрле ярышлар, конкурслар үткәреп торалар. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина сәхнәгә соңгы рәсем конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләргә менде. Ания Нигамәтҗановага (Нөнәгәр), Гөлүсә Камаловага, Иван Волковка (икесе дә Чепьядан) истәлекле бүләкләр, бүлекнең Мактау кәгазьләрен бирде.
Физик мөмкинлекләре чиклеләрне үз оешмалары җитәкчесе котламаса бәйрәм буламени инде ул. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев кыска һәм матур чыгышында аларга изге теләкләрен җиткерде, шушындый чара оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Ирле-хатынлы Ринат Кәлимуллин (гитарада уйный) белән Галина Петрова (җырлый) чыгышын да бик озак алкышлады залдагылар. Җыр удмуртча булса да башкару осталыгы белән залдагы һәркемне җәлеп итте. Алып баручы быел юбилейларын билгеләп үтүче дистәләп кешене игълан иткән иде. Сәхнәдә концерт барганда бәйрәмчә киенгән кызлар аларга бүләкләр өләшеп йөрделәр.
Район җитәкчелеге бүгенге бәйрәмгә тагын бер зур бүләк әзерләгән, халкыбызның яраткан җырчысы Закир Шахбанны чакырганнар. Аның һәр җыры көчле алкышлар астында барды, алкышларда үзләренә булган шундый җылы караш, игътибар өчен чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре чагылган кебек булды. Нечкә күңелле шагыйрәбез Чулпан Габделганиева аңа багышлап язган шигырен бүләк итте, Вакыйф Зәкиев муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.


Рәсемдә: активистлардан Наил Фәсыйхов, Хәбибелхак Габделәхәтов, Чулпан Габделганиева сәхнәдә бүләк алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250