Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аллам сакласын: бер яшьлек сабый анасы белән атасының мәетләре янында ятып торган

Ир белән хатынны 3 майда иртә белән күреп алганнар. Өйдә мәетләр янында "Сайга" кыскартылган мылтыгы да була.

Түбән Тагилның Малая Лая авылында 52 яшьлек Андрей Г. һәм аның белән яши торган хатыны - 40 яшьлек Олеся З. мәете табылган. 

Ир белән хатынны 3 майда иртә белән күреп алганнар. Өйдә мәетләр янында "Сайга" кыскартылган мылтыгы да була. 

Өй хуҗасы моңа кадәр ике тапкыр урлау өчен хөкем ителгән. Аның белән яши торган хатын да җаваплылыкка тартылган булган. 

"Бирегә Андрейның элеккеге хатыны килгән, тик өй ишеге ябык булган. Хатын туганнарын чакырган, алар өйгә керергә булышкан. Аш бүлмәсе идәнендә ир белән хатын мәете яткан. Хатынның башында мылтыктан аткан ядрә эзе була. Алар янында мәрхүмнәрнең бер яшьлек баласы ятып тора", - дип сөйләгән сайт чыганагы.

Җинаять эше ачылган. Андрейның туганнары фикеренчә, ул башта хатынын атып үтергән. Аннары үзенә дә кул салган. 

"2020 елда аларның уллары туды. Олесяның торыр урыны да, акчасы да юк иде. Ул әтигә гел янады - барысын да үзенә тартып алу белән куркытты. Безнеңчә, алар икесе дә исерек булган. Балага зыян килә дип курыктык. Карабин аңа күршесеннән калды, күрше өч ел элек үлде", - дип сөйли Андрейның олы улы.

Ятим калган нәни баланы әнисе ягыннан абыйсына биргәннәр, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев