Аллам сакласын: кер юуу машинасы кеше үтергән
Ә сез хәвефсезлек чараларын төгәл үтисезме?
Татарстанның Зәй шәһәрендә 61 яшьлек ир ток сугудан үлгән. Аның мәетен 25 гыйнвар иртәсендә өенә кайткан улы табып алган.
Мәет берничә сәгать буе ваннада яткан, дип хәбәр итәләр Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә.
Башлангыч версия буенча, ир канализацияне чистарта һәм югыч астына үрелә. Ул кер юу машинасын күчерә башлый, шул ук вакытта үзе суда басып тора, техниканы электр челтәреннән өзми.
Машинкага кулы белән тигәч тә ирне ток суга, ул шунда ук җан бирә. Машинаның җир белән тоташтыру чыбыгы булмаган, дип хәбәр итәләр ведомствода. Татарстан буенча Тикшерү комитеты фаҗига факты буенча тикшерү үткәрә.
Тулырак мәгълүмат: https://trt-tv.ru/
Автор: Резида Валитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев