Аллам сакласын! Күршеләрдә бер атна эчендә ике фаҗига
Социаль челтәрләрдә Сабада тагын фаҗигале хәл булуы турында хәбәр таралды.
Өч бала әтисе 1986 елгы Радик Мөхәммәтшинны, имеш-мимешләргә караганда, кыйнап үтергәннәр. Бу хәл танышын армиягә озату мәҗлесе вакытында булган диләр. Кызганычка каршы, "Ашыгыч ярдәм"не вакытында чакыртмаганнар, бәлки гомерен саклап кала алган да булырлар иде. Мәрхүмне 3 декабрьдә җир куенына иңдергәннәр.
Авыр туфрагы җиңел булсын. Аллаһы Тәгалә якыннарына сабырлык, сәламәтлек бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев