Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аллам сакласын! Суга төшкән кармагын алам дип, бер ир батып үлгән 

Түбән Кама янында бер ир-ат, суга төшкән кармагын алам дип, батып үлгән 

Түбән Кама янында бер ир-ат, суга төшкән кармагын алам дип, батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 

«Кичә Зәй елгасында Борок торак пункты тирәсендә коткаручылар яр буеннан 50 метр эчтәрәк өч метр тирәнлектән 38 яшьлек ир-атның табып алган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. 

Мәрхүмнең дуслары хәбәр иткәнчә, алар Зәй елгасында балык тоткан. Кайсыдыр мизгелдә ир-ат елгага кармагын төшереп җибәргән һәм аны алам дип, сумга чумган, әмма кире йөзеп чыкмаган. 

Коткаручылар ир-атның мәетен яр буена алып чыгып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев