Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аллам сакласын: ярый әле, үзебез исән-сау…

Питрәч районыныӊ Колкамәр авылында (русча - Колкомерка, дип йөртелә) 6 кешелек гаилә төнлә чыккан янгыннан бары янгынны кисәтү җиһазы аркасында гына исән-сау котылганнар. Бу турыда Гадәттән Тыш хәлләр Министрлыгыныӊ матбугат үзәгендә хәбәр итәләр.

Колкамәр авылы район үзәге Питрәчтән 26 чакрым ераклыкта, Мишә елгасы буена урнашкан, татар авылы, 100гә якын кеше яши. Сарае, мунчасы, өе бер түбә астында булган йорта янгын иртәнге сәгать өчтә сарайда башлана. Күз ачып йомганчы ялкын өй ягына үрмәли. Йортта дүрт автоном эшләүче янгынны кисәтү җиһазы куелган була, аларныӊ икесе ачы тавыш биреп, йорт хуҗаларын тәмле йокыларыннан уята. Янгын бер сәгатьтә инвалид бала тәрбияләнгән кешелек гаиләне йорт-җирсез, каралты-курасыз, мунчасыз калдыра.

Йорт хуҗасы чарасызлыктан, ярый әле, үзебез исән калдык, дип үзен юата.

 Колкамәр авылы район үзәге Питрәчтән 26 чакрым ераклыкта, Мишә елгасы буена урнашкан, татар авылы, 100гә якын кеше яши.

 

фото: https://16.mchs.gov.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев