Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аллея паркка әверелә (+фоторепортаж)

Сүз Казан юлы өстендә урнашкан «Ватан сакчылары» аллеясын паркка әверелдерү турында барды. Башкаладан килгән архитектор паркның берничә зонадан торачагы турында белдерде.

Район мәдәният үзәгенең кече залында гаммәви тыңлаулар узды. Биредә районның тотрыклы яшәешенә битараф булмаучылар, хәрби ветераннар, җитәкчеләр һәм дә яшь буын вәкилләре катнашты. Сүз Казан юлы өстендә урнашкан «Ватан сакчылары» аллеясын паркка әверелдерү турында барды. Башкаладан килгән архитектор паркның берничә зонадан торачагы турында белдерде. Биредә чик сакчылары, һава десанты һәм башка хәрби зоналар, балалар өчен уен мәйданчыклары булыр дип көтелә. Коры фонтан да каралган. Һәрхәлдә, бу башкаладан килгән яшь архитектор проекты һәм фикере. «Гаммәви тыңлаулар вакытында яңгыраган тәкъдимнәр проектта, һичшиксез, урын алачак, әгәр дә урынлы һәм мөмкин дип табылса», дип белдерде районның баш архитекторы Шамил Борһанов. Хәрбиләр паркның, үзләре әйткәнчә, “чисто символчески” булуын тели, “Ватан сакчылары” дигән икән, ватанпәрвәрлек элементлары булсын, бер танк белән самолет булдыра алсак та начар булмас иде, диләр алар.

Кайбер тыңлаучыларда уен мәйданчыгы кирәкме икән дигән сорау туа. Шаулап үскән агачларны да саклап калу яклы алар. Фикерләр күп әйтелде, район тормышына битараф булмаган һәркем үз сүзен әйтергә тырышты. Күп кенә тәкъдимнәр яклау да тапты.

– Паркны эшләү генә түгел, аның бүгенге яшәешебезгә, яшь буынга һәм дә киләчәгебезгә әһәмиятле булуы шарт, – диде соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов. Шул ук вакытта тыңлауларга килгән һәм актив катнашкан иптәшләргә рәхмәтен дә белдерде.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гавами тыңлаулар