Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кариле егете Алмаз Әхмәтгалиев шигырьләре

Бары шулай гына Татлы тормыш төзи һәр кеше

ӨМЕТ

Таң нуры сибелгән бүлмәдә
Яшь хатын көн саен төш күрә:
Сөйгәне үлмәгән сугышта,
Ә өйдә баласын өшкерә.

Күз тигән нарасый гел елый,
Алса да әткәсе кулына;
Ул, имеш, елмаеп эндәшә
Үзенең бәләкәй улына:

«Син, улым, беләмен, зур үскәч
Булырсың һәрвакыт терәгем.
Тоямын: әнкәңне сакларсың,
Тибүдән туктагач йөрәгем.

Сизәмен: догалар укырсың,
Күкләрдә очканда ак җаным.
Ышанам: өметем акларсың,
Һәр көнне туганда ал таңың...»

...Авылда кемнәрдер сөйләшә:
«Ул яуда хәбәрсез югалган.»
Артында өлкәннәр пышылдый:
«Сөйгәне кайтырга кузгалган.»
Алмаз Әхмәтгалиев (2024)

* * *

Их, кыласы иде бер юләрлек!..
Әйе, дим, көлмә, синең белән.
Нигә уйчан гына карап куйдың? —
Сине, дустым, бик яхшы беләм.

Сабый чакта син дә әнкәемнән
Кулың сузып сорадың тәтәй;
Егет булгач, бисмиллаңны әйтеп,
Башыңа да кидең түбәтәй.

Хәзер менә өйләнгәч тә, һаман
Артларымнан калмый йөрисең;
Буран чыкса, иртән тышка чыгып,
Төнлә яуган карны көрисең...

Исеңдәме: кышкы салкын төндә
Балкыганда түгәрәк аем,
Куркыттың син, табып бер җаен;
Шул көннән соң күпме кудым сине,
Тик китмәдең, шәүлә дускаем.
Алмаз Әхмәтгалиев (2024)

* * *

Берьялгызым төн дәрьясын кичәм,
Икәү булган ак төнне уйлап.
Һәр мизгелне миңа хәтерләтеп,
Кар ява әйлән-бәйлән уйнап.

Карлар кебек, безнең дә бит булды
Канатланып очкан матур чак.
Сүзләр татлы, хисләр кайнар иде,
Дөрләп янды йөрәктә учак...

Әллә шулмы миңа тынгы бирми,
Үткән саен ярсу гомерләр?
Йөрәгемдә һаман пыскый сыман
Шул учакта калган күмерләр.
Алмаз Әхмәтгалиев (2024)

 

АРАБЫЗДА САЛКЫН ҖИЛ

Без кабызган ал йолдызлар
Күк катыннан атыла.
Әйтче, иркәм, нигә, димен,
Безнең бәхет йолдызлары,
Кыя-тауларга бәрелеп,
Касә сыман ватыла?

Котыплардан исә җилләр,
Тозлар сибеп ярага.
Гаеплеме моңа язмыш,
Әллә минем кылган ялгыш?..
Кемнәр моңа гаепле соң,
Кемнәр керде арага?

Син китәсең сулга таба,
Мин китәмен уңга таба;
Артта пәрдә үрелә.
Арабызда искән җилдән
Без кабызган ал йолдызлар
Берәм-берәм сүрелә, —
Барысы да сүрелә.
Алмаз Әхмәтгалиев (2024)

 

КАЙТТЫ ЕГЕТ МОҢСУ КӨЙ БУЛЫП


Бер анага шомлы хәбәр килде
Газиз улы хат язган яктан:
— Бүген төнлә яуган утлы яңгыр
Бик күпләрне екты аяктан!..

Урамнарга ап-ак кар яуганда,
Кайтты егет моңсу көй булып.
Кайгысыннан ана пышылдады,
Бәгыренең касәсе тулып:

«И, оланым, нәни кошым минем,
Яндырма син җанны учакта.
Табут капкачыңны төртеп ач та,
Биттән аккан яшьләремне сөртеп,
Кысып-кысып, мине кочакла.

Туган якның мәхәббәтле җиле
Күкрәгеңә килеп сарылсын.
Мәрхәмәтле яңгыр тамчылары
Йөрәгеңә синең кагылсын.

Дәртле җырың яңгырасын кабат,
Күбәләктәй очсын күңелем.
Беләсең бит ялгыз тормыш итү
Бу дөньяда җиңел түгелен.

Сизәсеңме кайнар сулышымны?
Башкаемнан сыйпасын кулың.
Уян инде үлем йокысыннан,
Ач күзеңне, ач, дим, ач, улым...»

...Бу ананың улын кайтардылар
Хәтәр туплар шартлаган яктан.
Ниләр булыр, тагын кемнәр кайтыр...
Дулый-дулый яуган утлы яңгыр
Инде кемне егар аяктан?!
Алмаз Әхмәтгалиев (2023)

 

ЯШЬЛЕКТӘГЕ БЕР СЫЛУГА

Бу көземдә мин могҗиза көтәм
Башны сыйпап искән җилләрдән.
Килмәсме, дим, берәр яхшы хәбәр
Дустым белән киң болынны айкап,
Яр кырында аякларны чайкап,
Йөгерешеп үскән җирләрдән.

Тылсым көтәм, бер чеметем тылсым,
Алсуланып аткан таңнардан.
Офыгымда күренмәсме, димен,
Яшьлегемнән миңа таба килгән,
Күбәләкле матур күлмәк кигән,
Былбыл телле гүзәлкәй минем...

Күренмәстер инде, күренмәстер
Зәңгәр күзле ул шаян кызчык.
Җәйләр үтте, җәйләрдән соң көзләр...
Югалды бит безнең нәни эзләр,
Йөземдә дә инде җыерчык;
Ә шулай да охшаш сурәт күрсәм,
Йөрәгемдә сайрый сыерчык.
Алмаз Әхмәтгалиев (2023)

 

СИН МИНЕМ МӘХӘББӘТ ТӨШЕМДЕР

Син бары, син минем яраткан кешемдер,
Кышымда сайраган язымның моң кошы.
Ялкындай урасын безнең саф йөрәкне
Буранлы хисләрнең кап-кайнар сулышы.

Мин синең артыннан ияргән болыттыр,
Хыялны өшеткән сагышны оныттыр.
Омтыл да күкләргә канатың киереп,
Ак сөю барына кабаттан төшендер;
Син минем иң тәүге мәхәббәт төшемдер.
Алмаз Әхмәтгалиев (2023) 
ПӘРИ КЫЗЫ!..
Дулкынланып торган чәчләреңне
Җилләр хөкеменә тапшырдың да,
Тынгы белмәс якты хыялымны
Сүзсез генә чынга ашырдың да,
Моңсуланып, киң офыкка бактың.

Таңнар атты, кабат ай калыкты,
Көмеш нурын җиргә сибә-сибә.
Төнге күкнең хисле балкышыннан,
Йолдызларның серле алкышыннан
Битләреңдә сагыш эзе кибә...
Таңнар атты, кабат ай калыкты.

Ә син һаман толымыңны сүтеп,
Тау битендә мин гашыйкны көтеп,
Дулкынланып торган чәчләреңне
Бер үрәсең, янә таратасың...
Әллә син дә мине яратасың?

Икәү язган сөю сүзен җырлап,
Менә тагын керфекләрең кактың.
Сусылланып торган иренеңә
Кызыл җиләк өзеп тидердең дә
Ләззәтләнеп шул җимешне каптың.

Пәри кызы!.. Гөнаһ, гөнаһдыр, дим,
Сине шашып-шашып сөюләрем.
Җиләк үпкән иреннәрең назлап,
Насыйп ярым минем, диюләрем...

... Ә син кабат төшләремә кереп,
Тирә-юньне могҗизага төреп,
Дулкынланып торган чәчләреңне
Җил хөкеменә тапшырасың да
Офыкларга таба юл аласың;
Күз алдымда эреп югаласың.
Алмаз Әхмәтгалиев (2023)

 

СЕЗ МОНДАМЫ?
Бармы ирләр — каләм-кылыч тотар,
Сүзе белән тимерне өзәр;
Тидерсә ук әгәр иблис затлар,
Сызлавына шыңшымый түзәр?

Бармы, бармы, бармы асыл ирләр,
Күчмәдекме кызыл китапка?
Кем шәүләсе анда ыңгыраша,
Яшь тамызып елак шигырь аша?
Чынбарлыктан, көрәштән дә качып,
Учка кыса мескен йөрәген.
Чикләнгәнлек сеңгән уйларына —
Кызыл балчык, кабер көрәге.

Сез мондамы, сөңге тотар ирләр? —
Бу заман бит канатны өтә.
Халык, безнең күзгә бага-бага,
Яклау көтә, тере сүз көтә;
Нигә безне курку өркетә?!
Алмаз Әхмәтгалиев (2023)

ДУЭТ

Яшькелт алан... Икәү без — син һәм мин,
Сайрыйбыз сандугач шикелле.
Мин, тукталып, бераз сүзсез калам:
Сине тыңлыйм, сине, сөйкемлем.

Эндәшмимен, багам мин сак кына,
Күземә син карап аласың;
Чәчләреңнән сөеп сыйпаганда,
Кинәт кенә туктап каласың.

Без җырлыйбыз, безнең баш өстеннән
Ал офыкка болыт агыла.
Сандугачтай канат каккан сүзләр
Чәчәк таҗларында чагыла.

Без җырлыйбыз, яшьлек җырыбызның
Хәтерләтеп беренче карын.
Сиздерәбез сезнең йөрәкләргә
Бу җиһанда мәхәббәт барын!..

Яшькелт алан... Икәү без — син һәм мин,
Сайрыйбыз сандугач шикелле.
Мин, тукталып, янә сүзсез калам:
Сине тыңлыйм, сине, сөйкемлем.
Алмаз Әхмәтгалиев (2023)

МОНДА...

Бу киңлектә тормыш кайнап торган,
Җир эшкәрткән монда кешеләр.
Һәркемгә дә ярдәм кулын сузган
Киң күңелле юмарт күршеләр.

Син бу җирне дәгъвалама, энем,
Сизәсеңме кайнар кан исен?
Юлларыннан утлы елан узган,
Күкләренә күтәрелгән тузан;
Һәркөн монда бер балакай килеп
Искә ала әти-әнисен.

Бер ел элек ул да безнең кебек
Сәлам бирде туган һәр таңга.
Сандугачтай моңлы тавыш белән
Җырын сузды якты җиһанга.

Син бу җирне дәгъвалама, энем,
Монда тамган күпме күз яше, —
Туфрагы да инде каргалгандыр;
Утлы елан кире кайтмас, димә,
Ялтырытып күкләрдән яшен!..

Бу киңлектә тормыш кайнап торган,
Җир эшкәрткән гади кешеләр.
Хәзер инде монда хуҗа булмак
Тәгам эзләп килгән күселәр!
Алмаз Әхмәтгалиев (2023) 

* * *

Бу болытта кемдер йоклый, балам,
Сабыеның битләрен үбеп.
Ә уянгач, таңнан кичкә кадәр
Нидер эшли, кайнар тир түгеп.

Тау артына алтын кояш баткач,
Хезмәтеннән туктый чүкече...
Син белеп тор: бары шулай гына
Татлы тормыш төзи һәр кеше!
Алмаз Әхмәтгалиев (2023)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташларыбыз иҗаты