Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алмаз Хисаметдинов авыл тормышына битараф булмаган шәхес

Кем генә булсак та – баймы, ярлымы, затлы кәнәфидә утырабызмы, гади җир кешесеме, соңгы мәңгелек урыныбыз зиратта булачак

Алан яшәсен өчен, аны күркәм итү өчен арабызда янып йөрүчеләр бар, шөкер. Авылдашыбыз Алмаз Хисаметдинов та авыл тормышына битараф булмаганнарның берсе. Аны саклап калу, элекке данын югалтмау өчен  җан атып йөри ул.  Тәвәккәллеге, тырышлыгы, максатчан булуы аркасында авыл өчен дип ниятләгән һәр эшен оештырып килә.

Иң беренче, зиратның кадерләп сакланырга тиешле изге урын икәнен аңлап, Алан зиратына игътибар итте ул. Кем генә булсак та – баймы, ярлымы, затлы кәнәфидә утырабызмы, гади җир кешесеме, соңгы мәңгелек урыныбыз зиратта булачак. Шунлыктан авыл зиратлары аяныч хәлдә булырга тиеш түгел. Шулай итеп, тиз арада зиратыбызда мәетләрне җирләү өчен кирәк-ярак саклана торган өй ясалды, аннан зиратка капка куелып, ул яңа койма белән әйләндереп алынды. Зиратны карап, төзек, чиста тоту исәннәр алдында торган изге бурычларның берсе дип алсак – гаять урынлы эшләр булды бу.

Алан Сабантуен да мисал итеп китереп була. Кайсыдыр бер елны район буенча үз вакытында бренд булган “Алан Сабантуе” булмый калды! Барсы да шул финансларга бәйле, билгеле.  Ул елны авылда җәйнең ничек моңсу башланганын сез дә сиздегезме?
Никадәр туганнарны, сабакташларны, яшьлек дусларын, әби-бабайларны очраштыра һәм серләштерә торган бәйрәм бит ул! Ә киләсе елда Алмаз Гәбдерәүф улы инициативаны үз кулына алды. Шул елдан бирле Алан Сабантуйсыз калмый!

Әле узган җәйдә абыйсы Таһир Хисаметдинов белән “Урман чишмәсе”ндә төзекләндерү эшләрен башлап җибәрде. Авылдагы чишмәләр, юллар, балалар, гомумән халык өчен әһәмиятле башка урыннарны төзекләндерү, ясау эшләренең һәркайсына үзеннән өлеш кертә килә ул. 

Билгеле, кеше гомере – мәңгелекнең бер мизгеле генә. Ул барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшьнисе килә! Тик авылдашыбыз Алмаз Хисаметдинов кебек диңгез кебек ярсып торган йөрәкле, кешеләр тормышына да битараф булмаганнар гына тормышта үз эзләрен лаеклы итеп калдырырга сәләтле.

Чыганак: https://www.instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев