Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алсу Фазлыева: "Матди яктан хатын-кыз иренә ярдәм итәргә тиеш"

Беренче карашка усалрак күренгән Алсу Фазлыева тормышта бөтенләй башка. Аның һәр әйбергә үз фикере бар. Әмма ул гадилеген югалтмаган. Сәхнә вәкилләре арасында бу сирәк күренеш...

Алсу, сез “Саф хисләр” кызлар төркемендә иҗат юлын башлаган кеше. Хатын-кызлар арасында дуслык буламы ул?
Бөтен күңелне биреп дус булырдай кешеләр юктыр ул. Сәнгать өлкәсендә дус булган кешеләрне күргәнем юк. Башка өлкәдә дусларыбыз бар. Бөтен серне дә сөйләп бетереп булмыйдыр, тик якын кешеләрем бар. Аларны мин бик күптән беләм. Озак еллар сыналган дуслык.

Ә ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслыкка ышанасызмы?
Ышанам! Андый танышларым да бар. Хәзер без яшьләр белән бик күп эшлибез. Шактый егетләр-кызлар дус булып йөри.

Үз мәхәббәт тарихыгыз дуслыктан башландымы, әллә Азатка бер күрүдә гашыйк булдыгызмы?
Азат минем арттан бик озак йөрде. Алай әйтү дә дөрес түгелдер, 8 ай гына очрашып йөрдек. Тик бик каты йөрде артымнан. Беренче гашыйк булу алдаучан буладыр. Кешене гамәлләре аша сыныйсың. Әти-әнисе белән таныштырганнан соң “бирештем”. Ул бәрәңге казый торган вакыт иде. Мин шул эшкә эләктем.

Ә нәрсәсе белән җәлеп итә алды?
Апаларына мөнәсәбәте белән. Гомумән, ул бөтен туганнарына бик зур хөрмәт белән карый. Яхшы күңелле кеше. Әти-әнисенә нинди мөнәсәбәте булса, сиңа да шулай караячак дип уйлыйм.
Без студент вакытта өйләнештек. Әгәр дә әзергә чыккан булсам, минем өчен кадере дә аның кадәр булмас иде. Әти-әни торырга тулай торакта бүлмә алырга ярдәм итте. Бер-беребезгә диплом эшләре язып, бергә укып бетердек. Безнең гаилә тормышын башыннан ук белгән кешеләр бар нәрсәгә дә үз көчебез белән ирешкәнне белә. Әти-әниләребез дә байлар түгел. Шуңа бар нәрсә дә безгә кадерле.

Яшьли өйләнешкән парларга, үз тәҗрибәгездән чыгып, нинди киңәш бирер идегез?
Сабыр булырга, бер-береңне тыңларга дигән сүзләр баналь яңгырар, бәлки. Минемчә, икеңнең дә уртак хыялы булырга тиеш. Безнең бернәрсә дә юк иде, шуңа хыяллар күп иде. Торагыбыз, машина турында хыялландык. Сәнгатьтә дә үз урыныбызны булдырырга теләдек. Болар бик вак һәм озаклап ирешелә торган максатлар.

Хатын-кыз буларак, “йомшак” буласы килмиме?
Бәлки минем фикер белән бөтенесе дә килешеп бетмәс... Ләкин мин өйдә утыра торган яшь хатыннарны аңлап бетермим. Сине әти-әниең укыткан, яшьлегең, матурлыгың бар, энергияң, көчең бар. Тек, чик, үзеңә шөгыль тап, иреңә бераз булса да ярдәм ит. Матди яктан хатын-кыз иренә ярдәм итәргә тиеш дип саныйм. Тормышта төрле хәл булуы бар: ирне эштән кыскартырга мөмкиннәр, аяныч хәлләр килеп чыгуы ихтимал. Үземнең тирәдә шундый хәлләргә юлыгып, югалып калганнар, паникага бирелгән хатын-кызларны шәхсән беләм.
“Йомшак” булып, үз урыныңны белергә кирәк инде ул. Тик тормышта үзеңнең ныклы баганаң булуы мөһим.

Чыганак: "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алсу Фазлыева