Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алсу ГАТИЯТУЛЛИНА, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе: "Безнең эшне җайлы дип әйтмәс идем".

"Гади генә күренгән эштә дә алардан бик зур җаваплылык, төгәллек, күңел байлыгы сорала".

– Социаль яклау бүлеге, гадәттәгечә, берничә бүлектән тора. Аппарат, җитәкчелек өлеше, компенсацияләр түләү бүлеге, гаилә һәм балалар бүлекчәсе, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе, социаль тернәкләндерү бүлекчәсе. Хезмәткәрләрнең эшләре җайлы дип әйтмәс идем, гади генә күренгән эштә дә алардан бик зур җаваплылык, төгәллек, күңел байлыгы сорала. Хезмәтебезне төрле проектларда чагылдырырга тырышабыз, проектларыбыз белән бик күп бәйгеләрдә катнашабыз, урыннар да алабыз. Өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе “Иҗтимагый инициатива-2018” дигән социаль проектлар конкурсының “Көмеш волонтерлык“ дигән бәйгесендә махсус проект белән катнашып, 19 мең сум Грант отты. Әлеге акчалар проектны гамәлгә ашыру өчен тотылачак, волонтерларга футболка белән бейсболка алыначак. Гаилә һәм балалар бүлекчәсендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Бергә-бергә күңелле” дигән клуб эшли башлады. Узган ел биредә барлыгы 36 бала катнашты. “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә экотерапия һәм Пейп-арт дигән реабилитация эшенең яңа алымнары кулланылышка кертелде. Форсаттан файдаланып, районның социаль өлкәсендә эшләүче барлык 103 хезмәткәрне дә һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, эшләрендә уңышлар, сабырлык, гаиләләренә бөтенлек, хезмәтләреннән тәм табып эшләүләрен теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев