Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтмыш җиде тапкыр Җиңү таңын Каршыладык җирдә тын калып...

9 Май көнне Балтач бистәсендә Бөек Җиңү бәйрәме узды. Көне ямьле, бәйрәме күңелле, кәефләр күтәренке иде. Тик... Ветераннарыбыз гына азайган, нибары алтмышка гына калып баралар. Әле бәйрәмгә килә алганнары да күпме генә...

Хәрби машиналар ветераннарыбызны утыртып, хәрби комиссариат яныннан үзәк мәйдандагы Геройлар аллеясенә кузгала. Ветераннар уза... Алар артыннан исә сугыш елларының кайтавазы булып, хәрби күренешләр «хәрәкәт итә» - машина арбасында сугышка озатуны, фашистлар белән бәрелешләрне, Берлинны алуны бәян иткән мәктәп коллективларының иҗади инсценировкалары, үзәк хастаханә коллективы әзерләгән госпитальдә яралыларны дәвалау... Үзәккә үтәрдәй күренешләргә «тере коридор» хасил итеп баскан халык сокланып та, гаҗәпләнеп тә карады. Сабыйлар аларны флаглар, шарлар белән сәламләсә, яшьләр кызыксынып күзәтте, өлкәннәр исә уйга калды: гомер иткән кешенең, сугыш күрмәгән булса да, күңелендә бер генә уй иде: «Яраббым, сугыш афәтләре күрсәтмә, балаларыбызны, оныкларыбызны иминлектә, тынычлыкта яшәт!».
Хис-кичерешләр өермәсе эчендә колонна үзәккә якынлаша. Бөек Ватан сугышы ветераннарын солдатларча киенгән егет-кызлар һәйкәл алдына куелган урындыкларга озата бара. Шулай итеп, Җиңү тантанасы башлана. Сүз Балтач муниципаль районы башлыгы Марат Хәй улы Зариповка бирелә. Район хакиме сугыш һәм тыл ветераннарының тиңдәшсез батыр¬лыклары алдында баш иеп, илебез азатлыгы өчен көрәшкән, халкыбызга матур тормыш бүләк иткән әби-бабаларыбызга барлык район халкы, олысы-кечесе исеменнән рәхмәт белдерә. Район хәрби комиссарының котлавы мәңгелек батырлыкларны онытмаска өнди. Дөрестән дә, сугышка кагылышлы булган беркем дә, берни дә онытылырга тиеш түгел. Тула өлкәсендәге десант гаскәрләре сафында хәрби бурычын үтәп кайткан Иске Салавыч авылы егете Радик Фазылҗановның (рәсемдә) ветераннарыбыз хөрмәтенә «Сез яулап алган тынычлыкны без - яшьләр, сакларга бурычлы!», дигән кыю сүзләре тантанада яшь буыннарның әйтер сүзе иде.
Тантаналы чыгышлардан соң, каһарманнар истәлегенә Солдат һәйкәленә чәчәкләр куелды. Җиһанда бер минут тынлык урнашты... Айзат Шәйхелмәрданов башкаруындагы «Җиңү көне» дигән символик җырдан соң, аяз, зәңгәр күккә шарлар күтәрелде, салют яңгырады. Район хәрби комиссариаты, полиция хезмәткәрләре, һөнәр лицее, мәктәп, гимназия укучылары, иминлек дәресләре укытучылары, спортчылар һәм бакча балалары марш атлап мәйданнан узды. Тантана концерт программасы белән үрелеп барды.
Кичен исә бистәнең үзәк мәйданында мәркәзебезнең эстрада йолдызлары Зөлфәт Зиннуров, Илгәрәй, Альбина Апанаева, Алия Хәмзина ялкынлы җырларын бүләк итте. Кичке сәгать унда салют бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250