Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтмыш тугызынчы Җиңү язы

«Батырлар аллеясе»ндәге мәңгелек ут янына беренче чәчәкләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов куйды.

Туган ягыбыз 69нчы тапкыр Җиңү көнен каршылады. 69нчы тапкыр имин елларда таң атты.
1945нче елның 9 май көненнән соң күпме генә еллар үтмәсен, нинди генә вакыйгалар булмасын, тарихка ераграк китә барган саен, фашизмны тар-мар иткән совет солдатының, безнең халыкның үлемсез батырлыгы калкуырак күренә бара. Бу батырлык дөнья җәмәгатьчелеге хәтерендә саклана һәм сакланырга тиеш тә.
Районыбыз 12 меңгә якын кешесен фронтка озата, шуларның 5981е сугыш кырында мәңгелеккә ятып кала. Инде туган илебезгә кайткач та бик күпләре бакыйлыкка күчте. Быелгы Җиңү бәйрәмен бары тик 41 ветеран гына каршы ала. Оештыручылар Бөек Җиңү бәйрәмен һәр елны кабатланмас итәргә тырыша. Быелгы чара да мондый мизгелләргә бик бай булды. Монда мәдәният, мәгариф, социаль яклау бүлеге һәм башка тармак хезмәткәрләренең хезмәте бик зур.
Сугыш ветераннары елдагыча район хәрби комиссариатына җыелды. Аннары алар «Батырлар аллеясе»нә юл тоттылар. Батырларыбызны отставкадагы хәрби хезмәт ветераннары, әфганчылар озата барды. Яу кырындагы һәм тылдагы көрәшне, тормышны чагылдырган сәхнәләштерелгән күренешләр өлкәннәр күңелендә хатирәләрне кабат яңартты, безне шул чорларга алып кайтты.
- Еллар узган саен бу коточкыч сугыш ераклаша бара. Инде сугыш турындагы сез сөйләгәннәрдән генә ишетеп белүче яңа, яшь буын үсеп җитте. Сезнең олы тормыш тәҗрибәгез, батырлыгыгыз үрнәгендә генә без әхлаклы яшь буын тәрбияли алачакбыз, - диде район башлыгы Рамил Нотфуллин тантанага килүчеләрне бәйрәм белән котлаган чыгышында. Район хәрби комиссары Илфат Гайфетдинов кайнар тәбрикләү сүзләре җиткерде. Казаннан килгән кунак ТР Президенты Рөстәм Миннехановның котлау сүзләрен укыды.
Җиңү көнен якынайту, фашизмны тар-мар итү өчен гомерләрен дә кызганмыйча армый-талмый көрәшкән хөрмәтле ветераннарыбызның батырлыгы, рухи ныклыгы алдында баш иябез, сездән үрнәк алабыз, сезгә сокланабыз, сезнең белән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250