Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Алтмыш яшьлек юбилеема бүләк итеп, шул көнне безнең йортны табигый газга тоташтырдылар"

Район үзәгеннән авылларга дамбалар күтәрелү, юллар төзелү, авылларга электр килү, күп еллар үткәч, асфальт юллар төзелү... – болар һәркайсы ул чорны бүгенгегә тоташтыра торган хәлиткеч адымнар иде.

Хәмит Гәрәев – “Якты юл” хуҗалыгының элекке легендар җитәкесе:

–Районда беренче газ факелын кабызу тантанасында мин дә бар идем. Әле ул чакта аның нинди зур вакыйга икәнен без дә тулысынча аңлап бетермәгәнбездер. Халык күп җыйналган иде, истә калырлык вакыйга булды. Районыбызның үткәне турында уйлансаң, без бик күп шундый хәлиткеч вакыйгаларның шаһите булганбыз икән инде дисең. Район үзәгеннән авылларга дамбалар күтәрелү, юллар төзелү, авылларга электр килү, күп еллар үткәч, асфальт юллар төзелү... – болар һәркайсы ул чорны бүгенгегә тоташтыра торган хәлиткеч адымнар иде.

1990 елда Шодага кадәр район үзәгеннән асфльт юл килде. Бу әйтеп бетергесез сөенечле хәл булды. Аннан берничә елдан – 1995 елда авылда беренче йортны – алтмыш яшьлек юбилеема бүләк итеп, шул көнне безнең йортны табигый газга тоташтырдылар. Дөрес, барысы да бик ансат, җиңел генә бармады. Күп йөрелде. Торбалар эзләп, Әлмәтенә дә, башка урыннарга да бардык. Ул чакта Марат Готович, Марат Хәевичлар бик дәрәҗәле, авторитетлы иде, сүзләре үтә. Шуңа күрә, кая гына барсак та, Балтачтан икәнне белүгә, безне кире бормыйлар иде. Газ, әнә шулай, бик күпләрнең тырыш , бердәм хезмәте, көче белән тормышка ашырылды. Рәхмәтле булып, кадерен белеп яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев