Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтын урталыкта

Кенәбаш Әнәс гомер буе шофер булды, колхозда бензовоз машинасында эшләде. Ул елларда мондый машинада йөрүченеӊ абруе зур иде. Ник дигәндә, пычракта, юлсыз вакытларда, язын, көзен, кышын көн саен эшне өзмичә рейска чыгарга кирәк.

Машинаӊ гел төзек, үзеӊ аек булырга тиеш. Шәмәрдән юлларыныӊ чокырлары, колеялары ул вакытта күп шоферныӊ үзәгенә үткән. Инде кайтып җиттем дигәндә генә, Хәтнә елгасы аша күпернеӊ булмавы төрле тоткарлыклар тудыра. Авыл халкы да нинди генә гозер белән килми: кемнедер ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып төшәргә, кайсындыр утыртып, станциядән озатып җибәрергә кирәк. Берсен дә кире бормый ул, мөмкинлеге булганда һәркемгә ярдәм итә. Булмастаен ышандырмый, сүзен әйтсә, үти. Балаларын да шулай тәрбияли: тик тормаска, эшләргә, буш вакытны файдалы шөгыль белән үткәрергә тиешлеген аӊлатып үстерә. Әниләре Каимә кибеттә сатучы, Кенәбаш халкы әле дә аныӊ эшләгән елларын сагынып искә ала. Кешелекле, миһербанлы, һәрвакыт ярдәм итәргә омтылып тора иде, диләр.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дип, нәкъ менә шундый гаиләләрне күздә тотып әйтелгәндер. Беренче бала - Раиф Гыйльмуллин Шубан җирлегендә хуҗалык рәисе, бу авыр, җаваплы йөкне уӊышлы тартып бара. Икенче кызлары Рәмзия югары белемле хисапчы, озак еллар Рәхимов исемендәге күмәк хуҗалыгында эшләде, хәзер лаеклы ялда. Рамил бу гаиләдә өченче бала. Аннан соӊ туган Рафил белән Тәлгать тә тырыш балалар булып чыктылар, һәрберсе бу тормышта үз урыннарын таптылар. Бүгенге көндә берсе Карадуганда, берсе Шубанда эшмәкәрләр, халыктан сөт җыялар.

5 балалы гаиләдә өченче булып туган Рамил тормышта да уртадан, туры юлдан баручы. Карадуганда урта мәктәпне тәмамлагач, ул чактагы колхоз рәисе Марат Зарипов фатыйхасы белән күрше Киров өлкәсе Чавал авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Бу инде читтән торып уку гына түгел, зоотехник һөнәре үз эченә төрле фән тармакларын туплаган икән: син хисапчы да, табиблык өлкәсендә белгеч тә, химик-биолог та, агроном да, механизатор да булырга тиешсеӊ. Һәм бу һөнәрләрнеӊ барысын да Рамил үзенә генә хас төгәллек белән тормыш йөгенә туплый белә. Группадашлары арасында күп сөйләшми, әмма әйтсә, һәр сүзе урынлы һәм килешле булуы белән күпләрдән аерылып тора ул.

Укуын тәмамлап кайтуга, исәп-хисапка кулыӊ ята, төгәллегеӊ бар, сүзеӊне үткәрә беләсеӊ, дип аны тәэминатчы итеп билгелиләр. Аннан Рамил Калинин исемендәге хуҗалыктан аерылып чыккан Рәхимов исемендәге хужалыкта башта тәэминатчы, аннан амбар мөдире булып билгеләнә. Колхоз җитәкчесе Фәрит Әхмәтханов белән килешеп эшлиләр, хуҗалык рәисе инициативасы белән буш җирдә амбар хуҗалыгын булдыралар.

2002 елныӊ 4 марты. Рамилне районга чакырып, хуҗалык рәисе булырга өндәп, артык ризалыгын да сорамыйча, Чутай авылына җыелышка алып китәләр. Чутай халкы болай да аптырашта, инде рәис Хәлил Хаҗиев белән тернәкләнеп киләбез дигәндә, тагын үзгәреш, тагын яӊа кеше. Әмма яӊа җитәкче дә беренче эш көннәреннән җаны-тәне белән булсынга йөрүе, һәр эшне халык белән киӊәшләшүе белән халыкныӊ ышанычын яулый. Шушында төпләнү максаты белән рәис Чутайда өй дә сала. Күмәк хуҗалыкныӊ элеккеге уӊышлары тагын да мәртәбәле була, аерылып чыккан зур булмаган авыл халкы тырыш, хуҗалары фикерле булса, уӊышлы яши ала икәнлеген исбатлый. Әмма бу тормышта син уйлаганча гына бармый шул. Салынган өйне калдырып, төпләнергә дигән фикерне юкка чыгарып, халыкныӊ җибәрмибез дигән ай-ваена карамыйча, 2004 елныӊ көзендә, 29 октябрьдә Рамилне Түнтәр хуҗалыгына күчереп куялар. Соӊгы вакытларда бер урында таптанучы, инде арттагылар рәтендә барырга ияләшкән хуҗалык эшчәннәрен һәм белгечләрен кузгату җиӊел бирелми. Җитәкченеӊ тырышлыгы, үз сүзендә торуы, эшләүчеләр өчен барлык шартларны тудыруга омтылышы үзен тиз аклый, артка барудан туктап, район күләмендә беренче уӊышлар яулана. 2007 ел көзендә икътисадый яктан какшаган «Искра» күмәк хуҗалыгын үз канаты астына алу да ике як өчен файдалы була.

Янәшә бергә яшәгән татар һәм удмурт халкы берләшеп, «Дуслык» хуҗалыгын булдыралар. - 2007 елда Түнтәр ягы көӊдәлек 1200 кг. сөт тапшыра иде, - дип искә ала Рамил Гыйльмуллин. «Дуслык» хуҗалыгы бүген сөтне көн саен 12500 кг сата. Ул елдагы «Искра» хуҗалыгы 872 кг. сөт тапшыруын искә алсак, 10 елда 6 тапкыр үсешкә ирешелгән бит! Менә шушы сан гына да һәр милләт кешесенеӊ тату, аӊлашып эшләвен, хуҗалыкныӊ һәр тармагында, гади эшчеләрне, белгечләрне бер максатка туплый алган хуҗалык рәисенеӊ идарә итү осталыгын күрсәтә.

«Дуслык» соӊгы елларда районда лидерлар сафында, җитештерүнеӊ һәр өлкәсе хуҗалыкныӊ икътисадын ныгытуга юнәлдерелгән. Терлекчелек фермаларына капиталь ремонт һәм реконструкция үткәрү, һәр фермада бозаулату һәм яшь терлекне тәрбияләү өчен аерым бүлекләр булдыру, белгечләрнеӊ үз эшләренә жаваплы каравын тәрбияләү терлекчелек өлкәсенеӊ тотрыклы үсешен тәэмин итә. Монда эшләгән кешене күрә, бәяли беләләр. Урта Көшкәт авылы фермасына баргач, җыелган халыкны күреп, ферма мөдиреннән белешкәч, 60лап терлекченеӊ бушка, намуслы эшләгәннәре өчен бозау алырга килгәннәренә шаккаттык. Эшләгән кешенеӊ кадере булса, ул аны тырыш хезмәт белән аклый, ди хуҗалык рәисе. Көшкәт ягы авыллары күбрәк рәис урынбасары җаваплылыгында, хезмәтчәннәр вак-төяк мәсьәлә белән Түнтәргә барып йөрмиләр. «Ярдәм итәргә мөмкин булган бер генә мөрәҗәгатьне дә кире бормый Рамил Әнәсович, килешеп эшлибез», ди рәис урынбасары Николай Колоколов.

Хуҗалыкта төзелеш эшләре планлы рәвештә алып барыла, узган ел 6 млн. сумга заманча амбар хуҗалыгы рәткә китерелсә, быел 600 баш танага исәпләнгән ферма төзү эшенә тотынганнар. Республика программасы нигезендә 2 фермага капиталь ремонт башлаганнар. Бу өлкәгә ел саен 12-15 млн. сум күләмендә финанс чыгымнары тотыла. Шунысы куанычлы, хуҗалыкта бүген кредит, ссуда түләү вакыты җитте,акча каян алыйк, дигән проблема тормый, чөнки кредитка мохтаҗлык юк. Түнтәр авылыныӊ уртасында балкып торган хуҗалыкныӊ яӊа идарә бинасыныӊ төзелүе күпләрне шатландырды. Монда эшләүчеләр дә тиешле эш шартларына эшләргә хокуклы, искесе җимерелсә, кеше бездән көләр иде, ди Рамил.

Хуҗалыкныӊ уӊышлары җиӊел генә бирелми. Барлык хезмәтчәннәрдән намуслы хезмәт, хуҗалык рәисеннән һәр өлкәдә санап, киләчәкне күзаллап, булган белемеӊә таянып, яӊалыкларны өйрәнеп һәм кулланып эшләү таләп ителә. Сүз уӊаеннан, хуҗалык рәисе техникумында алган белеменә өстәп, читтән торып Казан ветеринария академиясен уӊышлы тәмамлый. Шәхеснеӊ тормышта ирешкән уӊышының нигезе - ул гаилә татулыгы. Инде дистә елдан артык йөреп эшләгән хуҗага өйдәгесен тәртипләп тотарга вакыт та калмыйдыр. Моныӊ өчен өйдә аныӊ тормыш иптәше Рания бар. Үз авылы кызы, мәктәптә китапханәдә эшләүче, уӊган-булган хатыны белән бергәләп 2 кыз бала үстерделәр. Олысы Илүзә тормышка чыгып, әтисе һәм әнисенә онык ярату бәхетен бүләк итәргә әзерләнә. Кечеләре Гөлүзә Казан финанс-икътисад институтыныӊ 3нче курс студенткасы. Аларныӊ әтиләре белән аралашуын тыӊлаганда, бу гаиләдә бер-береӊне ярату¸ хөрмәт итү чын йөрәктән булганлыгы чагыла. Республика һәм район күләмендә күп төрле бүләкләргә, Мактау кәгазьләренә, «Татарстан Республикасыныӊ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булган Рамил Гыйльмуллинныӊ әле яулыйсы үрләре алда. Моныӊ өчен сәламәтлек һәм эшеӊдә зур максатлар кую, һәр кеше белән аӊлашып эшләү, гаиләӊдә тигезлеклек һәм тынычлык булуы мөһим. Нәкъ менә шулар Рамилнеӊ яшәү мәгънәсен, аныӊ бәхетенеӊ нигезен тәшкил итә.

Хөрмәтле җитәкчебез РАМИЛ ӘНӘСОВИЧ! Олы юбилеегыз уңаеннан, күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне кабул итегез. Менә инде 10 елдан артык, армый-талмый, авырлыкларны җиңеп, «Дуслык» хуҗалыгын җитәклисез.

Сезнең тырышлыгыгыз, оештыру һәм идарә итү осталыгыгыз, максатчанлыгыгыз, эшегезне яратуыгыз һәм дә кешеләргә игътибарлы, игелекле карашта булуыгыз белән, беренчедән, хуҗалык эчендә хөрмәт һәм ышаныч казансагыз, икенчедән, «Дуслык» хуҗалыгы район каршында зур үрләр яулады. Юлыгызда нинди генә киртәләр очраса да, ихтыяр көче күрсәтеп, заман җилләренә баш имичә, сынмыйча-сыгылмыйча, үз юлыгыз белән атлый бирәсез. Киләчәктә дә уртак эшләребез уң булсын, ирешкән уңышларыбыз, һәр проблемага дөрес чишелеш табып, яңа үрләргә этәрсен. Сезне чын күңелебездән олуг юбилеегыз белән котлап, тагын озак елларга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, күңел көрлеге, һәм дә Сезнең белән уртак уңыш-куанычлар телибез.

Мөхтәрәм юбилярыбыз Рамил Әнәсович! Сезгә киләчәктә дә Түнтәр, Пор-Көтәш, Урта Көшкәт, Сала-Көшкәт авылы халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, исән-имин яшәргә язсын.

Ихтирам белән, «Дуслык» җәмгыяте хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250