Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтын канатлар кирәк

Танышларымның кызы М. тагын кияүдән кайткан. Өченче кат кайтканда кулында өч айлык баласы да бар иде.

Юлдан язган, ялкау кыз икән дип уйламагыз. Бик  чибәр, тырыш, уңган-булган кыз ул. Артыннан егетләр дә күп йөрде. Әйбәт кенә егеткә кияүгә дә чыккан иде... Әмма нигәдер, тормышлары барып чыкмады.

Танышлары буларак, мин сәбәпләрен яхшы аңлыйм. Читләтеп кенә үзләренә дә әйткәнем булды. Әллә аңламадылар, әллә аңларга теләмәделәр.

М. – әни кызы. Үз фикере юк. Әнисе сүзе белән яшәде. Ире белән ике арадагы сөйләшүләр дә, кайнана белән булган низаглар да шул көнне үк әнисенә мәгълүм була иде. Үз баласын өзелеп яраткан әни кеше шул минутта ук кызын яклый башлый. Бу “кысылу”лар еш кына зур гаугага әйләнә. Көндәлек тавыштан туйган ире әнисенә “кунакка киткән” М.-не кабат килеп алмады.

Миңа калса, бәхетсезлекнең сәбәпләре тагын да тирәндәрәк. М.-нең әнисе элек-электән берәр кешегә ачуы чыкса, аны каргый башлый һәм гел: “Балалары рәхәт күрмәсен!”, “Картлыгы тыныч булмасын!”– ише теләкләр тели иде. Өстәвенә, кеше балаларын бик тикшерде, гаепләрен күп күрде, кияүдән кайткан, аерылган парларны бигрәк тә гаепләде.

Инде үзе кайчандыр башкаларга теләгән шушы язмыш яраткан, бердәнбер кызына насыйп булды. Ул үзе дә бәхетле түгел. Картлыгы да тыныч үтми. “Каргыш уртак төшә”, – дигәннәре шушыдыр.

Бәхетсез М.-не, әтисез үсүче баласын күргән саен йөрәгем әрни. Бик тә бәхетле итәсе килә шуларны. Ни дисәң дә, бала әти-әниле – алтын канатлы булып үсәргә тиеш.


Зөләйха ХАФИЗОВА.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш