Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтын куллы күршем турында... Һәр йортта Ришат кебекләр булсамы?!

Авыл кем кулында? Авыллар язмышы кемгә бәйле? Бу сорауларга җавап, бер караганда, бик гади кебек. “Ил сәясәтенә”, - дияр күпләр. “Кешелекле җитәкчеләр”, “игелекле эшмәкәрләр”, - дип тә өстәүчеләр табылыр.

Алар барысы да үзенчә хаклы. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев район күләмендә үткән бер чарада: “Авыллар язмышы – төп йорт киленнәрендә”, - дип бар залны шаккатырган иде. Ул да хаклы. Ә мин үзем авылның язмышы күршем Ришат Саттаров кебек ир-егетләр кулында дияргә телим. Һәм бу язмам белән шуны исбатламакчы булам.

Кем соң ул Ришат Саттаров? Юк, җитәкче дә, эшмәкәр дә, фермер да түгел. Гади бер тракторчы. Елның 365 көнендә дә руль артында булган егетнең авылның киләчәгенә катнашы да шул кадәр генә инде аның, дияргә ашыкмагыз. Бу беренче карашка гына шулай. Эшләгән эше, кылган гамәлләре белән һәр бирмеш көнне авыл яшәсен өчен үзеннән өлеш кертә ул.

Безнең күз алдында үсте Ришат. Тыныч, тәртипле, эшчән булды. Тугызынчы сыйныфтан соң, СПТУда укып, механизатор белгечлеге алды да, менә унҗиде ел инде хуҗалыкта тракторда эшли. Һәм бик оста тракторчы (без, тирә-күршеләр, аның тар тыкрыкта аллы-артлы тагылган җайланмалар белән дә бик оста идарә итүен күреп, әгәр тракторчылар арасында каршылыклар арасыннан йөртү буенча конкурс үтсә, һичшиксез, Ришат җиңәр иде, дип сокланабыз). Хәер, бу осталык аларның канында инде. Әтисе Рәшит абый заманында ВДНХда Алтын медаль алса, абыйсы Рәфкать районның Сабан батыры булып танылды, Ришат та дистә еллар рәттән район механизаторлары арасында җиңүчеләр арасында. Хәер, бу язмамда бит Ришатны шәп тракторчы буларак мактауны максат итмәгән идем. Болары сүз уңаеннан гына.

Авыл, миңа калса, һәр йортның тышкы кыяфәтеннән, анда яшәүче һәр кешенең холык-гадәтеннән, эшкә-тормышка мөнәсәбәтеннән формалаша. Үзенең ауган коймасын да тәртипләп куя алмаган, ике кулына бер эш таба алмый, сәрхүшләнеп йөргәннәрдән аермалы буларак,  менә шушы нисбәттә нәкъ менә Ришат кебек ир-егетләр авылга яшәр өчен көч, гомуми төс бирә.

Язмам башында Ришат тыныч, тәртипле, эшчән булып үсте дигән идем. Әле дә шундый ул. Әйтерсең, еллар үтмәгән, берни дә үзгәрмәгән. Беркайчан зарлануны белмәс, һәр эшне яратып, бер төрле җиңеллек белән эшләүче Ришатның, хуҗалыктагы төп эшеннән кайткач, өйдә дә бер минут тик торганын күрмәссең. Гел нәрсәдер эшли, нәрсәдер яңарта ул. Кулыннан килмәгән бер эше юк. Әзерне сатып алса яки читләргә эшләтсә, тизрәк тә булыр иде, мәшәкате дә азрак булыр кебек. Әмма ул үз куллары белән эшләргә күнеккән. Ашыкмый-кабаланмый, эш арасында гына капка-коймасын корып чыкты, бер-бер артлы ике теплица корды, ишегалдына брусчаткасын җәйде, өйгә керү өлешләрен заманча материаллар белән матурлады, балалары өчен кояштан-яңгырдан ышыклый торган искитмәле таган ясап куйды... Соңгы елларда инде тыштан да, эчтән дә яңарган, матурланган йорт-җирләренә гел яңалык өстәп, тагын да ямь кертеп яшәгән көне.

Билгеле, бер Ришат кына тырышса, бу йортта барысы да бу дәрәҗәдә камил булмас иде (абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрауларын әйтмим дә инде, муллыкның нигезендә фәкать тырыш хезмәт ята – сүзем бу турыда да түгел бит). Өлкәннәр – Рәшит абый белән Тәгъзимә апа Ришатның һәр эшенә, уй-ниятенә фатиха бирсәләр, тормыш иптәше Раушания үзе дә матурлыкка гашыйк, бакча “җене” кагылган кеше. Иртә яздан кара көзгә кадәр бакчада ул. Белеп, яратып үстергәнгә, җиләк-яшелчәләре дә иртәрәк өлгерә, уңышы да мулрак була. Бер-берсенә юл куеп, аңлашып яшәгән бу зур гаиләдә үсүче өч бала, әлегә үзләре аңламаса да, миңа калса, бик бәхетле. Ни олыга, ни кечегә тавыш та күтәреп дәшә белмәгән, шул ук вакытта олылары белән аңлаша, кечеләрен тыңлата белгән, кирәк икән, үз сүзен башкаларның хәтерен калдырмый гына әйтә, үтәтә дә белгән Ришат бик гаилә җанлы да шул. Өстәвенә әле чын оптимист. Ничә карасаң да, балкып торган чагы - тормыштан канәгатьлеге йөзенә чыккан бик-бик сирәкләрнең берсе дә ул.

Килешәсезме, һәр авылның һәр йортында Ришат кебек һәрьяктан уңган-булган да, әдәпле-тәртипле дә кешеләр яшәсә, авыл бетә диеп уфтанасы булмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхси эшмәкәр