Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтын терәкләр!

Минем ике әбием һәм бабам бар. Алар минем алтын терәкләрем!

Әтиемнең әнисе – Гөлсинә исемле. Ул Кариле авылында яши. Үзебезчә, җайлы итеп, без аны “Норма әби” дип йөртәбез. Гөлсинә әбиебез тумышы белән Кукмара районы Вахит авылыннан. Озак еллар “Балтач сельхозтехникасы”нда эшләп, хәзер лаеклы ялда. Гөлсинә әбием бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә аның 7 оныгы бар. Ул безгә – оныкларына бик ярдәмчел.

Ә әниемнең әнисе Гөлфияне, без “Балтач әби” дип йортәбез. Ул бабам Илдус белән үзебезнең Балтач бистәсендә яши. Балтач әбием тумышы белән Буа шәһәреннән. Гөлфия әбием белән Илдус бабам югары уку йортында укыганда танышып, гаилә корганнар. Икесе дә мал табибы. Әбием инде лаеклы ялда. Ә бабам бүгенге көндә дә хезмәт юлын дәвам итә, “Атказанган мал табибы” дигән дәрәҗәле исемгә лаек. Әби белән бабам өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар оныкларга бик бай. Әби-бабамның 11 оныгы бар.

Мин аларның барсын да бик яратам һәм хөрмәт итәм. Алар үзләренең төпле фикерләре һәм киңәшләре белән безгә дөрес юл күрсәтүчеләр. Алар – безнең алтын терәкләр!

Гомәр Галимуллин,

Балтач гимназиясенең

2”а” сыйныфы укучысы.

Фото:Галимуллинанр гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әби-бабайем турында