Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты безнең районда яши

Рәфыйк ага Шәрәфиев үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Әйе, бу нәкъ шулай. Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть өлкәсендә казанышлар өчен бирелә торган мәртәбәле премия лауреаты, журналист, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче Рәфыйк ага Шәрәфиев безнең райондашыбыз һәм ул үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Рәфыйк ага 1939 елның 13 февралендә Карадуган авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли, урта белемне Балтач урта мәктәбендә ала. Беренче әдәби язмалары — кыска хәбәрләре һәм өйрәнчек шигырьләре ул вакытта «Югары уңышка» дип аталган Балтач район газетасында 1957 елдан күренә башлый. 1959 елда Рәфыйк Шәрәфиевне эшче-авыл хәбәрчеләренең III Республика съездына делегат итеп сайлыйлар, 1962 елда IV съездда да делегат булып катнаша.

1965 елдан ул Арчада чыга торган төбәк газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына. Озак та үтми шул елның маенда Балтачның үзендә «Хезмәт» исемле яңадан оештырылган газета чыга башлагач, Рәфыйк ага шунда эшләүне кулайрак күрә. 1972 елда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аның журналистлык хезмәте тулысынча безнең газетабыз белән бәйле: тоташтан утыз дүрт ел буе бүлек мөдире, бер үк вакытта, 1979 елдан 1999 елга кадәр, ягъни лаеклы ялга чыкканчы, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Озак еллар дәвамында район газетасы битләрендә һәм республика матбугатында язмалары белән даими катнаша килүе белән бергә, Рәфыйк ага әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә үзенең каләм көчен күрсәтә. Аның республиканың төп басмаларында күп кенә язучыларның иҗатларына багышланган эссе-мәка-ләләре, иҗат портретлары, иҗтимагый-сәяси публицистикасы журналистны киң карашлы, кыю фикерле, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист итеп таныта, махсус премияләр белән билгеләп үтелә. 2004 елда исә әдәби тәнкыйть өлкәсендәге казанышлары өчен ул Татарстан Респуб-ликасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Журналистика өлкәсен-дәге хезмәтләре өчен аңа 1984 елда «Матбугат отличнигы» һәм 1995 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Татарстан китап нәшриятында аның тирән эчтәлекле «Уйлы күңел», «Татар эзләү» исемле китаплары басылды.

Хөрмәтле Рәфыйк абый! Ихлас күңелдән Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сез туган телебезне, милләтебезне, тарихыбызны саклап калуда, үстерүдә туган төбәгебездә яшәп үзегездән саллы өлеш кертә алган күренекле һәм мөхтәрәм шәхес. Сезгә "Хезмәт"ебезнең елъязмаларын бизәгән гаять эчтәлекле, тирән мәгънәле язмаларыгыз, районыбыз кешеләрен, хезмәт коллективларының олуг хезмәтләрен район тарихына кертеп калдыруыгыз һәм дә газетабызның яшәешен баетуда аеруча зур өлеш кертүегез өчен чиксез зур рәхмәтләребезне ирештерәбез. Тормыш иптәшегез Гөлнадия ханым белән тигезлектә, улларыгызның, ки-леннәрегезнең, оныклары-гызның кадер-хөрмәтен күреп, хәерле озын гомерле булып яшәвегезне теләп калабыз.

Изге теләкләр белән "Хезмәт"тәшләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәттәшебез 85 яшьлек юбилей Рәфыйк Шәрәфиев