Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җан авазы – васыять (+фото)

Бар ашаган ризыгыбыз бәрәңге булгандыр инде. Сугыш чорын анык кына хәтерләмим. Безнең әни сыер тотты, ничек итсә итте, бетермәде малны.

Авылның иң өлкән кешесе кем дигәч, Әлфинур апа Сәләхетдинованы атадылар. Үзем дә авылның үткәненә кагылышлы бөтен кирәкле мәгълүматны аңардан алам, диде мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Хәсәнова.

Әлфинур Сәләхетдинова (кыз фамилиясе Фәйзрахманова) 1939 елда Көшкәтбаш авылында дөньяга килә. Әтисе Фәйзрахман, әнисе Гандәлиф исемле була. Балачагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышына туры килә.

– Биш бала үстек. Ачлы-туклы килеш тырт-тырт йөгереп йөрдек инде,– дип искә ала әңгәмәдәшем.– Әти сугышта катнашты, өйгә кайткач үлде. Бер абыем очучы иде, ул да җиңү яулап өйгә кайткач үлде. Бар ашаган ризыгыбыз бәрәңге булгандыр инде. Сугыш чорын анык кына хәтерләмим. Безнең әни сыер тотты, ничек итсә итте, бетермәде малны. Бәрәңге янына сөт тә булгач, алай ук ач үстек дип әйтә алмыйм, әмма тамак туймый иде инде. Әти балта остасы булды, сугышка киткәнче бик эшләде. Ачлык күрмәвебезгә әтинең дә өлеше зур. Авырлыгы авыр иде инде. Тик менә бер әйбер күңел халәтемне гел кимереп тора: тормышлар авыр булса да, күңелләр көр иде.

Урам тулы балачагалы чакны бик сагына Әлфинур апа. Ул чактагы йортларның да инде хуҗасыз калып җиргә сеңеп баруына офтана. Авыл бетмәсен, без бетсәк тә яшьләр бар бит, ди. Дөрес, яшьләрнең күбесе район җиренә барып төпләнә, калага китә. Көшкәтбашта да нәкъ шулай. Торыр кешесе булмагач, хуҗасыз йортлар да ташландыкка әйләнә. Шуңа да йөрәге авырта әбекәйнең. Кайчандыр гөрләп торган авыл иде,  дип һаман да балачагын тасвирлый. Үзе ул туган авылында килен булган кеше. Иптәше белән бик тырышып-тырмашып яңа йорт салып чыкканнар.

– Ике тавык, бер әтәч белән тормыш башладык, – ди Әлфинур әби.– Бүтән бернәрсәбез юк иде. Булды, әкренләп, барысы да. Эш сөйгәнгә, хезмәт иткәнгә малы да, җае да насыйп бит аның. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрап яшәдек, өч кыз, бер ул үстердек. Улым гына яши белмәде...

Кайгылы моңсу тынлыкны телевизордагы татарчалаштырылган, мавыктыргыч Бразилия сериалы да алыштыра алмады. Кызлары белән юана әби. Ике кызым Балтачта яши, берсе Мамадышта, гел киләләр, хәлемне беләләр, үземне дә кунакларга йөртәләр, ди.

Әлфинур әби гомере буе колхоз маллары карап, 55 яшен тутырып лаеклы ялга чыккан. 53 яшемә кадәр җырлап эшләгән, ә менә соңгы ике елы авыр булган. Үз чорының кул хезмәте белән башкарылган авыр эшләре еллар узгач сиздергәндер, күрәсең.

– Без үз хезмәтебез өчен шундый да читенсенә идек, ферма мөдиренең күзенә генә карап тордык, – ди ул хезмәт елларын искә алып. – Курку түгел иде ул, җитәкче кешене хөрмәт итү иде. Артым ничек, эшебездән канәгатьме, безнең аркада җитәкчегә сүз тимәгәнме – намус дигәнең әнә шулай тәрбияләде безне. Ә хәзер... җитәкчеләргә нинди генә пычрак атмыйлар, намус та, тәрбия дә юк.

Әлфинур апа озак еллар “Таң” хуҗалыгының Көшкәтбаштагы фермасында эшләгән. Ферма мөдире яшь бозаулар асрала торган абзарның идәнен, бозау тагаракларын, плиткаларын, коридор идәненә кадәр юдырткан. Зарланмый да, хурланмый да, хурламый да тырыш хезмәтенә күрә Тукай премиясе алган Әлфинур апа. Үгезләрне симертеп айга ике тапкыр төяп озата идек, ди. Малларының төп азыгы фураж, сенаж, төрле катнашмалар булган, ризыкны әрәм-шәрәм итмәгәннәр, коелган борчакка кадәр җыеп, кире тагаракка салганнар. Малларны кулдашы Мансура Гарифуллина белән бергәләп тәрбияләгәннәр, килешеп эшләгәннәр. Сыер да сауган әле Әлфинур апа, алдынгылыкны алып, Мәскәүгә кадәр барган.

Әлфинур апа авылның үткәне турында белгәнен сөйләде, белмәгәнен:” Белмәгәнемә бутап утырмыйм да”, диде.
– Сугыш чорларыннан алып карасак, авыл әле һаман да шул урында. Урамнары да үзгәрмәгән килеш. Авылның мәчете бар иде, шул ук бина клуб та, мәктәп тә булды, анда райпо кибете дә ачып маташтылар, хәзер ул урында аерым хуҗалык яши. Авылда тагын нәрсә була ала инде, мәчет, клуб, мәктәп, бетте-китте. Шөкер, авылыбызның балалар бакчасы, башлангыч мәктәбе, клубы бар. Шунысы куандыра.
Олыгайса да авыл өчен җан атып яши Әлфинур апа. Чабылмый калган борщевиклар да, авыл уртасындагы карт тал агачлары да, су буендагы әрәмәлекләр дә борчый аны. Ахырдан квитанция күтәреп килгән, 700 сумнан артык чүпкә түләү җыелып килгән.

Чираттагы диалог болайрак булды:
– Менә минем чүп чыгарган юк, зур «КамАЗ» белән килеп җыялар, күрәләр бит алар, минем чүп чыгармаганны.
– Ә булган чүбегезне кая куясыз?
– Кызым алып китә, Балтачка. Өч-дүрт чүп инде ул. Ник алай соң? Хезмәтләреннән файдаланмыйм, ә түләтәләр.
(Бу юлларны тиешле иптәшләр күрер дип ышаныйк).

Менә шундый, авыл өчен, үзе өчен җебеп төшмәс   әбекәй ул Әлфинур апа. Яңа хуҗага авылны бетертмәскә куштым дип тә калкан кебек тора. Өлкәннәрнең җан авазы васыять кебек яңгырый. Дөрес әйтә алар, авыр елларда халкыбызны саклап калган авыллар бит алар. Авылларны бетереп рәхәт күрәсе юк. Өлкән буын яшьләргә әнә  шул хакта  җиткерергә тели, шул исәптән, Көшкәтбашта яшәүче Әлфинур апа да.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы Авыл тормышы