Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Җан авазын ишегез", ди авыл халкы (+фото)

Май ае - эш вакыты, күпме чүп җыелды. Һәм шушы чүпләр барысы да урамда өелеп яталар, чөнки мусоровоз бу урамга инде 1 ай чыга алмый! 

Шода авылында халык менә шушындый юллардан йөрергә мәҗбүр. Әле бу күпердән ир-атлар такталар салмасалар, гомумән йөреп булмас иде. Күпернең тарлыгын күрәсездер, машина белән йөргәндә бик куркыныч. 5см уңга яки сулга -машина белән күпер астына тәгәрәргә мөмкин. Күперне ел саен ташу вакытында су агызып киткәч, узган ел яңа торба салдылар, тик, элекке тар торба калды һәм аны күммәделәр.Әлбәттә, су һаман да шул торбадан агу сәбәпле,быел тагын күперне су агызып китте. Шуннан эттереп тигезләделәр дә, шуның белән эш бетте.

Май ае - эш вакыты, күпме чүп җыелды. Һәм шушы чүпләр барысы да урамда өелеп яталар, чөнки мусоровоз бу урамга инде 1 ай чыга алмый! 
Аллам сакласын, бу урамда торучы олы яшьтәге кешеләр бар. Андый-мондый хәл була калса, бернинди "Ашыгыч ярдәм" машинасы да чыга алмаячак.
Зарлануларыбызга каршы, объезднойдан юл (басу юлы) бар диләр. Тик бертуктаусыз яңгыр яу сәбәпле, аннан йөрү мөмкин түгел. Югыйсә, эшне бары җиренә генә житкереп бетерү кирәк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев