Җан ярасы төзәлмәс...
Алларыма тезләнде, гафу ит диде, бакыйлыкта тәмугъ утларына кертмә, синең алда гөнаһым зур, ди...
Минем балачагым бик матур узды. Әти-әнием урынлы җирдә эшләде, яшьлегемдә дә чибәр идем. Укып бетереп, әйбәт кенә эшкә урнаштым. Үземнең якташлар белән бергә эшлим. Хезмәт юлымны ихластан башласам да, янәшәдәгеләремнең миңа булган карашларын әкренләп тоя башладым. Сүзләрен ишетсәм дә, ышанмый идем, имеш, алар бит мине яхшы белә, бактың исә бөтен репутациямне пычратучылар да нәкъ менә алар икән. Минем бәхетле булуымны күралмаучанлык аларны шушы дәрәҗәгә җиткергән, күрәсең. Миңа эшләгән начарлыклары, корган тозаклары... әйтсәң кеше ышанмас, чөнки үзләрен әүлиядәй тоталар, хәзер мәчет юлында инде. Хәзер инде мин өйдә торам, беркөнне берсе шалтырата, сине күрәсем килә, ди. Мин дә читенсенеп тормадым, шулкадәрле начарлык кылганнан соңмы, дим...”
Минем көннәр санаулыдыр бәлки. Син каршы килмә әле”, ди. Бу очракта мин аны жәлләргә тиеш идем, ләкин мин телефонны өздем. Ул миңа барыбер килде, гафу итүемне сорады, кеше сүзенә карадым, әтисе синең әтиеңә көн күрсәтмәде, дип котырттылар, теге чакта премияләрне мин бирдертмәдем сиңа, хисап эшләреңне дә мин юкка чыгардым, ди. Ә мин юләр, ул чакта аңа моң-зарымны сөйләп йөрдем бит, эшләрем юкка чыккан дип. Ә җитәкчедән нинди генә сүзләр ишетмәдем, хезмәт хакына кадәр әз алдым. Гафу итсәм, мине гаиләм кичермәс, чөнки ул чакларда минем уңышсызлыкларым аркасында ирем һәм балаларым да газап чикте, чиргә кадәр сабыштым, дидем. Алларыма тезләнде, гафу ит диде, бакыйлыкта тәмугъ утларына кертмә, синең алда гөнаһым зур, ди. Авыр булса да, гафу иттем. Чире соңгы стадиядә икән инде. Бик ябыккан. Ә нинди чибәр, таза иде үзе. Әй, Ходаем, гомеремдә гафу итмәм дидем бит мин боларны, нигә бу кадәр сыныйсың...
Бер айдан эш урынымнан шалтыраталар, ул үлгән, күмәргә барабыз, сез нишлисез, диләр. Барып тормыйм, гафу иттем инде мин аны, дидем. Җаны тыныч ятсын инде. Озак кына моңсу йөрдем. Ник бу адәм баласы бер-берсен шулкадәр рәнҗетә микән, соңыннан үкенергә кала, җан ярасы төзәлми бит, дип уйлыйм. Үземнең беркайчан да кешегә авыр сүз әйткәнем булмады, гомер буе кеше хәленә кереп яшәдем, ә үземне гел кактылар, кыерсыттылар. Бер гаепсезгә гаепле итеп бит... Хәзер дә күп ул андыйлар. Кеше рәнҗешеннән куркыгыз, гөнаһлы булмагыз диясем килә.
Н. апагыз.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев